Яшел зонаның төп атрибуты 150 еллык стена булачак – аны граффити бизәячәк
Фото: Денис Гордийко
Булачак иҗтимагый киңлек проектлары Шәһәрне үстерү институты белән берлектә тикшерелә. Төп идея – скверда Иске Казан атмосферасын булдыру. Мәсәлән, яшел зонаның төп атрибуты 150 еллык брандмауэр дивар булачак. Башта аны ныгытачаклар, ә соңрак граффити белән бизәячәкләр – рәссамнар арасында конкурс үткәрелә инде.
Шулай ук әлеге сезонда хәрәкәт активистлары 2016 елда яңартылган йортларның фасадларында эшләячәк.
«Том Сойер Фест» проектының яңа сезоны 10 нчы июньдә 12:00 сәгатьтә башланачак. Активистларның җыелу урыны – Волков урамындагы 78 нче һәм 80/21 нче йортлар янындагы яшел зонада. Бу көнне шәһәр халкын мастер-класслар, күргәзмә һәм музыкаль программа көтә, дип хәбәр итте оештыручылар.