Яңа офиста «бер тәрәзә» принцибы буенча 180-гә якын хезмәт алырга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Бүген Казанда Юдино поселогында «Минем документлар» офисы ачылды. 8-нче июльдән юдинолылар кирәкле документларны Ильич урамы, 28 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерә алачаклар.
Яңа офиста «бер тәрәзә» принцибы буенча 180-гә якын хезмәт алырга мөмкин булачак: Россия һәм чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерүгә гариза бирергә, ИНН, СНИЛС, ана капиталы, салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын алырга, күчемсез милек белән килешү рәсмиләштерергә, шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә, хөкем ителүнең булмавы (булуы), пенсия күләме турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләр.
Юдино күпфункцияле үзәгендә документлар кабул итү-бирү буенча 10 тәрәзә эшләячәк. Көн саен ул 200-гә якын кешегә хезмәт күрсәтә алачаклар.
Хәзерге вакытка кадәр Казанның Киров районында күпфункцияле үзәк булмаган. Юдино офисын ачу Дәүләт хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеген арттырачак һәм аларны алу процессын тагын да уңайлырак итәчәк. Үзәк күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыру буенча федераль таләпләр нигезендә җиһазландырылды, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аларны тоткарлыксыз кабул итү мөмкинлеге дә бар. Офис янында җәмәгать транспорты тукталышы һәм Сбербанк бүлеге урнашкан.
Юдино күпфункцияле үзәге бүлеге дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, чәршәмбе көннәрендә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, җомга көннәрендә - 7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, шимбә көннәрендә 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, якшәмбе – ял көне, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.