В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Кызыл капкалар» аркасы төшерелгән сәнгать композициясе Клара Цеткин урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан йортның фасадына ясалган
Фото Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтеннән алынды
Казанның Киров районында районның 100 еллыгына багышланган яңа арт-объект барлыкка килде. Клара Цеткин урамындагы 11 нче йортның фасадына «Кызыл капка» юбилей аркасы сурәтләнгән мурал ясалды.
Шәһәр өчен әлеге мөһим датаны истәлекле эш белән билгеләп итү тәкъдимен Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков җиткергән. Аның йөкләмәсе буенча, Казандагы креатив агентлыкларның берсе Киров районы символы – әле күптән түгел генә үзенең 100 еллыгын бәйрәм иткән «Кызыл капка» юбилей аркасы сурәтләнгән булачак мурал дизайнын эшләгән.
Район администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, үзенчәлекле арт-объект үткәнне һәм бүгенгене хәтерләтә торган төп символга әйләнгән: «Әлеге мурал безне рухландыра, район тарихы өчен горурлык хисләре уята һәм мәдәни мирасыбызга сакчыл карашның ни дәрәҗәдә мөһимлеген искә төшерә».
Муралны биш көн дәвамында рәссам Никита Маркин ясаган. 9 катлы йортның фасадына масштаблы рәсемне ясау өчен аңа 70 литрдан артык буяу кирәк булган.
Алдарак Казанда Әниләр көненә бала белән ана сурәте төшерелгән мурал ачылуы турында хәбәр ителгән иде. Арт-объект символик мәгънәгә ия урында – Маршал Чуйков урамындагы перинаталь үзәк каршында ясалган.