В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкә 20 нче декабрьдән 15 нче гыйнварга кадәр Гавами урыннарның ишегалдында эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь). Яңа елга «Казан Кремле» музей-тыюлыгы бәйрәм программасын әзерләгән. ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны тематик экскурсияләр, курчак тамашалары, квестлар, мастер-класслар, уеннар һәм башка активлыклар көтә.
Якын арадагы вакыйга 23 нче декабрьдә була. Бу көнне барлык теләүчеләр «Эрмитаж Казан» үзәгенә «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буенча тематик экскурсиягә бара алачак. 26 нчы декабрьдән Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Алабрыс һәм Коллегиянең югалган бүләкләре» квесты узачак, ә 27 нче декабрьдә Ислам мәдәнияте музеенда мастер-класслар старт алачак. Шулай ук программада Туп сарае музеенда «Кыш бабайда кунакта» хәйрия чарасы бар. Спектакльдә балалар конкурсларда катнаша һәм яңа ел тылсымчысы белән уйный алачак. Чараларның тулырак программасы сылтама буенча бастырып чыгарылган.
Моннан тыш, 20 нче декабрьдән 15 нче гыйнварга кадәр Гавами урыннар ишегалдында яңа ел ярминкәсе эшләячәк. Кунаклар өчен спектакльләр, мастер-класслар һәм башка активлыклар оештырыла. Шулай ук мәйданчыкта фуд-корт эшләячәк, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шәһәрнең яңа ел бизәлеше буенча эшләр башланды. Белгечләр «Черек күл» паркында һәм Бауман урамында аркалар монтажлауга керештеләр, филармония янындагы скверда һәм аның исемендәге паркта – чыршы, Урицкий исемендәге паркта, Горки-Әмәт урманында, ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында – иллюминацияләр, Универсиада проспектында толедолар урнаштыру башланды. Элементлар монтажланган саен тоташтырылачак, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен декабрь уртасында тәмамларга планлаштыралар.