Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2019, 09:45

КФУ Университет шәһәрчегендәге яңа урамнарга исемнәр бирәчәкләр

Казанның Совет районы картасында Шершеневич, Дмитриев, Зевахин, Мурзин һәм Госманов урамнары барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Казанның Совет районының яңа төзелә торган урамнарына Шершеневич, Дмитриев, Зевахин, Мурзин һәм Госманов исемнәре биреләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды һәм Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Яңа урамнар Казанның Совет районында урнашкан КФУ университет шәһәрчеге территориясендә барлыкка киләчәк. Юрист, цивилист, Казан һәм Мәскәү университетлары профессоры Габриэль Шершеневич исемен 1-нче урам йөртәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, Казанда туып-үскән Максим Дмитриев исеме 2-нче урамга бирелә. Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанда күмелгән Советлар Союзы Герое Михаил Зевахин хөрмәтенә 3-нче урам аталачак. Дүртенче урамга легендар разведчик, Бөек Ватан сугышы ветераны Даян Мурзин исеме, бишенчесенә – Совет һәм Россия тарихчысы, археограф, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъзасы, Казан дәүләт университеты профессоры, ТАССР атказанган фән эшлеклесе Миркасыйм Госманов исеме бирелә.

Барлык яңалыклар

КФУ Университет шәһәрчегендәге яңа урамнарга исемнәр бирәчәкләр

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Казанның Совет районының яңа төзелә торган урамнарына Шершеневич, Дмитриев, Зевахин, Мурзин һәм Госманов исемнәре биреләчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды һәм Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.<br> </p> <p> Яңа урамнар Казанның Совет районында урнашкан КФУ университет шәһәрчеге территориясендә барлыкка киләчәк. Юрист, цивилист, Казан һәм Мәскәү университетлары профессоры Габриэль Шершеневич исемен 1-нче урам йөртәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, Казанда туып-үскән Максим Дмитриев исеме 2-нче урамга бирелә. Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанда күмелгән Советлар Союзы Герое Михаил Зевахин хөрмәтенә 3-нче урам аталачак. Дүртенче урамга легендар разведчик, Бөек Ватан сугышы ветераны Даян Мурзин исеме, бишенчесенә – Совет һәм Россия тарихчысы, археограф, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъзасы, Казан дәүләт университеты профессоры, ТАССР атказанган фән эшлеклесе Миркасыйм Госманов исеме бирелә. </p>