Аны әлеге вазыйфага билгеләү турындагы карарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Моңа кадәр архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләгән Ирада Әюпова Татарстанның мәдәният министры вазыйфасына билгеләнде.
“Әюпова Ирада Хафиҗан кызын Татарстан Республикасының мәдәният министры вазыйфасына билгеләргә, элек биләгән вазыйфасыннан азат итәргә”, - диелгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген имзалаган карарда. Моңа кадәр ТР мәдәният министры вазыйфасын Айрат Сибагатуллин башкарды.
Ирада Әюпова 1971 елда Бакуда туа. 1993 елда “инженер-математик” белгечлеге буенча Әзербәйҗан дәүләт нефть академиясен тәмамлый, 2002 елда – “юрист” белгечлеге буенча Татарстан бизнеска булышлык итү институтын. 1994 елдан 1998 елга кадәр “Нижнекамскшина” ачык акционерлык җәмгыятендә инженер-программист булып эшли, 1998 елдан 2000 елга кадәр – “Түбән Кама коммерция үзәге” унитар коммуналь предприятиесендә баш белгеч. 2000-2004 еллар – Казанның Эшмәкәрлеккә булышлык итү комитеты рәисе урынбасары, бүлек җитәкчесе, 2004-2005 еллар – Казан администрациясенең кадрлар бүлеге җитәкчесе. 2005-2006 елларда Казанның Эшмәкәрлеккә булышлык итү комитеты рәисе була. 2006-2008 елларда ТР Икътисад министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшли, 2008-2011 елларда – ТР мәдәният министрының беренче урынбасары. 2015 елда ТР Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсен, ә 2016 елда архив эше буенча ТР Дәүләт комитетын җитәкли, дип хәбәр ителә “Рәсми Татарстан” сайтында.