В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектта 100-дән артык кеше катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Казанда «Мәрхәмәтлелек аукционы»ның яңа лоты игълан ителде – җиңүче «Анна Каренина» иммерсив тамашасына билет алачак һәм спектакль актерлары белән фотога төшә алачак.
Лев Толстойның «Анна Каренина» романы мотивлары буенча әзерләнгән иммерсив спектакль-сәяхәтнең премьерасы узган елның ноябрь аенда булды. ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе белән берлектә «Җанлы шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан оештырылган тамаша ТР башкаласының күп кенә кешеләренә һәм кунакларына ошады.
Проектта 100-дән артык кеше катнашкан. 16 параллель сюжет линияләре барган спектакльдәге куелыш 3,5 сәгать дәвам итә, геройлар бер генә тапкыр да сәхнә артына керми. Элеккеге сәүдәгәр Демидовның борынгы йортындагы 1700 квадрат метрлы мәйданда 25 локация берьюлы алып барылачак.
«Анна Каренина» тамашасына бер стандарт билет, шулай ук спектакль актерлары белән эксклюзив фотосессия аукцион лоты булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спектакль вакытында фото һәм видеога төшерү тыела.
Онлайн-аукцион 18-нче марттан 28-нче мартка кадәр хәйрия проекты сайтында узачак. Ставка биргәндә катнашучыларның минималь адымы - 500 сум. Иң югары ставка биргән катнашучы җиңүче дип таныла. Аукцион нәтиҗәсендә алынган акчалар турыдан-туры «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды счетына күчереләчәк.
Узган елдан 9 онлайн-аукцион уздырылган, алар кысаларында 155,5 мең сум акча җыелган. Бу акчага «Игелекле эшләр көне» фонды «балалар церебраль параличы» диагнозлы мохтаҗ балаларны заказга ясалган махсус тернәкләндерү җиһазлары белән тәэмин итә. Проект кысаларында мондый җиһаз белән бөтен ил буенча 1300-дән артык гаилә тәэмин ителгән, дип хәбәр итә оештыручылар.