В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март, Алена Мирошниченко). Казан циркының яңа директоры элеккеге җитәкче Дамир Шәрифуллинның улы Рамил Шәрифуллин булачак. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган эшлекле бранчта журналистларга ведомство җитәкчесе Ирада Әюпова хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, кадрлар билгеләнеше Казан циркы концепциясен үзгәртүгә – циркның үз номерларын булдыруга этәргеч бирергә тиеш.
Ирада Әюпова ике этап нәтиҗәләре буенча цирк директоры вазыйфасына конкурсның финалында ике дәгъвачы булуын әйтте: танылган Россия дрессировщигы Сергей Нестеров һәм цирк директорының улы Рамил Шәрифуллин. Әмма С.Нестеров оештыру характерындагы сәбәпләр аркасында үз тәкъдимен кире алды, җиңү автомат рәвештә икенче дәгъвачыга эләкте. "Минем өчен бу конкурсны уздыру тәҗрибәсе бик катлаулы булды. Әмма килеп чыккан нәрсәләр - дөрес. Рамил Дамировичның профильле белеме һәм кирәкле идарә компетенциясе бар. Комиссия әгъзалары фикеренчә, аларга тәкъдим ителгән концепция тормышчан һәм күбрәк тормышка ашырыла торган иде", - дип билгеләде И.Әюпова.
Әмма үз труппасын булдыру мәсьәләсе актуаль булып кала. "Без прокат мәйданчыгы концепциясеннән китәргә телибез, өстәвенә, башта ук төзелеш этабында ук, өстәмә сәхнәсе булган цирк үз цирк номерларын булдыру мәйданчыгы буларак күз алдында тотыла иде. Бәлки бу безнең цирк мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең номерлары да булыр", - дип фаразлады мәдәният министры.