Коронавирус инфекциясе таралу һәм эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча күп каналлы телефон ачылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Россиядә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, карантинда утыручылар өчен эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерүнең вакытлы кагыйдәләре расланды. Алар 2020 елның 1-нче июленә кадәр гамәлдә булачак.
Яңа кагыйдәләр Россиягә яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән ил территориясеннән килгән иминиятләштерелгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче иминләштерелгән затларга кагыла. Ягъни больничныйны хезмәткәр үзе генә түгел, аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзалары да алырга мөмкин. Больничный алучыларның башка категорияләренә әлеге тәртип таралмый.
Пособиене билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында электрон документ рәвешендә урнаштырылган хезмәткә сәләтсезлек кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстанда хезмәткә сәләтсезлек электрон кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирү эше оештырылды. Моның өчен кеше РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге сайтында шәхси кабинет аша гариза бирергә тиеш. Ул Казанның 18-нче шәһәр поликлиникасына үзәкләштерелгән рәвештә җибәрелә.
Шулай ук яңа коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән илләрдән әйләнеп кайткан иминләштерелгән гражданин вакытлыча хезмәткә яраксызлык турында экспертиза уздыру өчен яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Электрон хастаханә кәгазен рәсмиләштерү өчен граждан хезмәткә яраксызлыкның электрон кәгазен бирү турында гариза җибәрә. Гариза иминләштерелгән затның шәхси кабинеты аша бирелә, аның керү мөмкинлеге Социаль иминият фонды сайтында идентификация һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы ярдәмендә тәэмин ителә.
Эшкә яраксызлык электрон кәгазен бирү турындагы гаризада түбәндәгеләр күрсәтелә: фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта); туу датасы; яшәү урыны (булу урыны) адресы; мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси счет номеры; мәҗбүри медицина иминияте полисы номеры; Россиядән читтә аның шәхесен таныклый торган РФ гражданы паспортының номеры һәм аны бирү датасы; идентификация һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында теркәлмәгән зат исеменнән эшкә яраксызлыкның электрон кәгазен бирү турында гариза бирүгә ризалыгы турында белешмәләр; бергә яшәү фактын раслау өчен кирәкле башка белешмәләр.
Гаризага Россия дәүләт чигенең иминләштерелгән заты белән кисешүне раслый торган чит ил паспорты битләренең электрон үрнәкләрен (илнең дәүләт чикләрен кисеп чыгу турында тамга куелган беренче битне) беркетергә кирәк.
Чикне узу турында тамга булмаса, паспортта электрон юл документы (билет) яисә чит ил территориясендә булуны раслый торган башка документларның электрон үрнәген беркетергә кирәк. Имин булмаган эпидемия ситуациясе булган илләрдән Россиягә килгән кеше белән бергә яшәүче кешеләргә гаризага уртак яшәүне раслый торган документларның электрон үрнәкләрен беркетергә кирәк.
Эшкә яраксызлыкның электрон кәгазен бирү турындагы гаризаны Социаль иминиятләштерү фондында күрсәтелгән системада теркәлмәгән башка иминләштерелгән зат өчен дә бирергә мөмкин. Ягъни гаризаны берьюлы үз өстеңә һәм бергә яши торган барлык затларга бер шәхси кабинет аша биреп була.
Әгәр дә иминиятләштерелгән кеше изоляциядә урнашкан урын буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать иткән булса, иминиятләштерелгән зат факттагы яшәү урыны буенча медицина оешмасы телефоны буенча шәхси мәгълүматларны, шулай ук паспорт мәгълүматларын, СНИЛС, эш урынын - оешма исемен, яки күзәтүне гамәлгә ашыручы медицина хезмәткәренә документлар тапшыра. Изоляция срогы тәмамлангач, иминиятләштерелгән медицина оешмасына хезмәткә яраксызлык яисә бланк бирү факты буенча белешмә сорап мөрәҗәгать итә.
Гаризаны алган көнне Социаль имният фонды аны вәкаләтле медицина оешмасына тапшыра, ул документлар алганнан соң икенче көннән дә соңга калмыйча 14 календарь көнгә бер тапкыр эшкә яраксызлык электрон кәгазен бирү турында карар кабул итә. Хастаханә турындагы мәгълүматлар эш бирүчегә Социаль иминият фонды аша киләчәк. Эшче шулай ук эш бирүчегә хезмәткә яраксызлык электрон кәгазенең номерын мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә хокуклы.
Пособиене түләү ике этапта: вакытлыча хезмәткә яраксызлыкның беренче җиде календарь көнендә - эш бирүчедән тиешле документлар алган вакыттан алып бер көн эчендә һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлыкның җиденче календарь көненнән дә соңга калмыйча башкарыла. Вакытлыча эшкә яраксызлыкның киләсе календарь көннәре больничный тәмамланган көннән алып бер календарь көн эчендә түләнә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
Коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу һәм карантинда булган чорда эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча күп каналлы +7(800)222-59-00 телефоны ачылды.