В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Фото: Казан аэропорты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Яңа авиарейслар Казанны Красноярск һәм Самара белән тоташтырачак. Очышлар атна саен якшәмбе көннәрендә җәйге җәдвәл гамәлдә булган чорда башкарылачак.
Казаннан Самарага очып китү 17:20 гә, очып килү 19:20 гә планлаштырылган. Юлдагы вакыт 1 сәгать тәшкил итәчәк. Казаннан Красноярскига самолет 21:50 кузгалачак, икенче көнне 6:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Юлга киткән вакыт 4 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Яңа юнәлеш буенча очышларны Казан – Красноярск төбәк авиаташуларын субсидияләү программасы кысаларында NordStar авиакомпаниясе башкарачак. Маршрутларда эконом һәм бизнес-класс хезмәт күрсәтү белән Boeing 737-800 самолетлары җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.