Экспозициядә – винтаж аудиокассеталар, винил альбомнар һәм «Кино» төркеме катнашучылары автографлары төшерелгән джинс куртка.
Фото: Социалистик көнкүреш музее
Күргәзмәнең күп кенә экспонатларын Казанга Санкт-Петербургтан китергәннәр. Аерым алганда, экспозицияне рәссам Олег Котельников, В.Цойның якын дусты һәм ярдәмчесе, Ленинград рок-клубының легендар фотографы Наталья Васильева-Халл, танылган совет һәм Россия музыкаль продюсеры, музыка нәшере, тавыш режиссеры, «АнТроп» лейблына нигез салучы Андрей Тропилло, Америка җырчысы һәм музыкаль продюсеры Джоанна Стингрей тулыландырган.
Кунаклар җырчының һәм «Кино» төркеменең җырлары яздырылган 80 нче һәм 90 нчы еллардагы аудиокассеталар коллекциясен, шулай ук төрле альбомнарны эшләгән вакыттагы материалларны, «Төн» исемле беренче рәсми басылып чыккан винил альбомны, Америка җырчысы һәм музыкаль продюсер Джоанна Стингрейның «Рус рокының чын тарихы» китабын һәм башка бик нәрсәләрне карый алачак.
Күргәзмәгә килгән һәр кеше үз вакытында легендар төркемдәгеләрнең автографлары калдырылган джинс куртканы киеп фотога төшә алачак. Күргәзмәне ачуда Казан музыкантлары Виктор Цой репертуарыннан һәм «Кино» төркеменнән танылган җырлар башкарыр дип көтелә.
Күргәзмә 15:00 сәгатьтә Университет урамы, 6 адресы буенча ачыла.