Экспозицияне оештыруда танылган музыкантлар һәм актерлар ярдәм иткән
Фото: vk.com/muzeisb
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Казанның Социалистик-көнкүреш музеенда 20 нче майда «Культ буларак джинслар» күргәзмәсе ачылачак. Ул популяр чалбарның 150 еллыгына багышлана.
СССРда узган гасырның 70-80 нче елларында джинслар чын культка әверелә. Алар турында хыялланганнар, алар өчен көрәшкәннәр, аларга бөтен акчаларын тотканнар. Күргәзмәдә кунаклар «Москва-80», «Рабочая одежда», «Спорт» һәм «Верея» маркалы популяр чалбар модельләрен күрә алачак. 90 нчы елларда «Мальвина» джинслары хит була. Аларны ул чорның культы булган Boys свитеры белән парлап күрсәтәчәкләр.
Узган гасырның 90 нчы елларында шулай ук нашивкалы джинс курткалары популяр булган, еш кына аларга музыкаль төркемнәр һәм башкаручылар исемнәре язылган. Музей коллекциясендә шундый егермегә якын экспонат бар. Теләге булганнар куртка сайлый, гитара яки спорт сумкасын ала һәм ретрофотография ясый ала.
Экспозицияне оештыруда музыкантлар Евгений Маргулис, Сергей Минаев, Александр Иванов, «Пикник» төркеме, Анжелика Варум һәм актер Павел Прилучный ярдәм иткән. Күргәзмәдә аларның гардероб әйберләрен һәм «Джинслар сезнең өчен нәрсә ул?» дигән сорауга җавапларны күрергә мөмкин.
Өстәмә рәвештә ул еллардагы винил пластинкалар, журналлар, киемнәр һәм бизәнү әйберләре күрсәтеләчәк. Экспозиция 25 нче майга кадәр эшләячәк, дип хәбәр итте музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.