Мәгълүмати-белешмә үзәге көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 10-нчы марттан Россия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати-белешмә үзәге эшли башлады. Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек чорында ул көн саен эшләячәк.
Россия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати-белешмә үзәгенә шалтырату 8(800)200-00-20 бушлай күп каналлы телефон номеры буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Әлеге номер буенча шалтыратып, гражданнар РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне үткәрү турында сораулар бирә алалар.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында гыйнвар аенда Федераль Җыенга еллык юлламасын игълан итү барышында хәбәр итте. Дәүләт башлыгы аларны гомуми тавыш бирүгә бердәм пакет белән чыгарырга тәкъдим итте. Алдан тавыш бирү датасы булып 22-нче апрель көне сайланган, тиешле указ якын арада басылып чыгачак. Билгеле булганча, тавыш бирү көне илнең бөтен территориясендә ял көне дип игълан ителәчәк.
10-нчы мартта РФ Дәүләт Думасы икенче укылышта илнең төп законына төзәтмәләр кабул итте. Барлыгы 400-гә якын төзәтмә әзерләнгән, шул исәптән депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан.
UPD: Бүген өченче, ахыргы укылышта РФ Дәүләт Думасы Конституциягә төзәтмәләрне хуплады.