Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2019, 17:13

Татарстанда ел саен 2 меңнән артык патриотик акция үткәрелә

Иң зур чаралар - "Үлемсез полк" һәм "Җиңү волонтерлары".

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алинә Бережная). Бүген Казан югары танк Кызыл байрак команда училищесында узган тематик брифингта хәрби-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Данниулов, "Юнармия" патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы Александр Бородин катнашты.

Ләйлә Фазлыева бүгенге көндә Татарстанда 400-дән артык яшьләр оешмасы патриотик тәрбия белән шөгыльләнә, дип сөйләде. "Гомумән Россиядә Гражданлык компетенцияләрен формалаштыру өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Күп милләтле республика өчен бу мәсьәлә бик мөһим - ул үз халкының тарихын, телен, милли костюмын, аш-суын һәм башкаларны өйрәнүгә кагыла", - диде Л.Фазлыева. Шулай ук спикер билгеләп үткәнчә, республикада ел саен 2 меңнән артык патриотик акция үткәрелә, "Үлемсез полк" һәм "Җиңү волонтерлары" иң зурлары булып тора.

Күп еллар дәвамында республикада иң эре патриотик хәрәкәтләрнең берсе булып яшь армиячеләр отряды кала. "Юнармия" патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы Александр Бородин, узган ел республиканың яшь армиячеләре "Юнармия" хәрби-һава көчләре төбәк бүлекчәләренең Гомумроссия рейтингында икенче һәм Идел буе федераль округында беренче урынны яуладылар, дип сөйләде. Якындагы елларга максат һәм бурычлар турында сөйләгәндә, А.Бородин Юнармия отрядларын һәр мәктәптә генә түгел, һәр сыйныфта да төзергә кирәк, диде. "Пионерлар чоры, октябрь балалары чоры онытылды, хәзер болар барысы да яңадан торгызыла, һәм безнең балалар Яшь армиячеләр булырга тели", - дип белдерде ул.

Республиканың хәрби комиссариаты патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, узган ел Татарстаннан 6000-нән артык егет илнең кораллы көчләренә хезмәт итәргә киткән. Шул ук вакытта контракт хезмәте популярлаша бара, ел саен 1000-гә якын яшь кеше Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләренә һәм Курил утрауларына хезмәт итәргә китә. Булачак яклаучыларны әзерләргә Татарстан Республикасы армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итүче ирекле җәмгыять ярдәм итә. Дамир Данниулов сөйләгәнчә, узган ел хәрби хезмәткә биш төрле белгечлек буенча 873 курсант әзерләнгән, быел тагын 857 яшь кеше белем алачак. Шулай ук Д.Данниулов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда армиягә чакырылучылар корал белән начар эш итү күнекмәләрен күрсәтәләр, аерым алганда, начар аталар. Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе программа булдырырга тәкъдим итте, аның ярдәмендә республикада тирлар саны артыр иде, бүгенге көндә аларның икесе генә – Казанда һәм Чаллыда.

Барлык яңалыклар