Электр поездлары тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары 4, 5, 6-нчы декабрьдә хәрәкәт итәчәк. Бу Татарстан Республикасы башкаласында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатын үткәрү белән бәйле.
Поездлар түбәндәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк:
4, 5-нче декабрьдә 6722-нче номерлы Казан - Аэропорт поезды Казан станциясеннән 13.44 сәгатьтә кузгалып китә, Аэропорт станциясенә 14.12 сәгатьтә килә;
4, 5-нче декабрьдә 6723-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды Аэропорт станциясеннән 16.22 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 16.43 сәгатьтә килә;
4, 5, 6-нчы декабрьдә 6720-нче номерлы Казан - Аэропорт поезды, Казан станциясеннән 10.50 сәгатьтә кузгалып китә, Аэропорт станциясенә 11.10 сәгатьтә килә;
4, 5, 6-нчы декабрьдә 6721-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды. Аэропорт станциясеннән 12.35 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 13.01 сәгатьтә килә.
Маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), пассажир компаниясе сайтында, «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.