Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2020, 16:01

«Замбези елгасы» Казан зоопаркына алты шимпанзе күченде

Хайваннар инде җайлашу чорын узганнар һәм аларны килүчеләр дә күрә ала.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Алинә Бережная). «Замбези елгасы» Казан зоопаркына шимпанзелар күченде. ТР башкаласына алты примат Швейцариядән ноябрь башында китерелде. Зоопаркның яңа яшәүчеләрен беренчеләрдән булып бүген матбугат туры барышында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре күрде.

Диджит, Тили, Пендель, Мойо, Мадшабу һәм Малик шимпанзелары зоопаркның яңа территориясендә яшәү шартларына җайлаштылар инде. Приматлар барысы бергә 360 кв.м мәйданлы иркен вольерда яши. Яз көне приматларны ачык вольерга күчерәчәкләр. Яңа өйләрендә һава температурасы +24 градус тәшкил итә, дымлылык - 60%. Казан зоопаркы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, бу аларның яшәүләре өчен максималь уңайлы шартлар. «Шимпанзега аеруча тәрбия кирәк, вольерда температура режимын тотарга кирәк, шулай ук вольерда автоматик дымландыру системасы эшли», - дип сөйләде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Үзара шимпанзелар яхшы сыеша, талашмыйлар һәм низагка кермиләр. Бергә яшәргә алар Швейцария зоопаркында ук өйрәнгәннәр, аларны Казанга шуннан алып килгәннәр. Ата шимпанзелар арасында Мойо кушаматлы башлык бар, аны барысы да тыңлый.

«Без зоопаркка шимпанзелар килүен бик көттек, алар буенча сөйләшүләр ике елга якын барды, килүләренә ныклап әзерләндек - күп итеп җиләк-җимеш һәм башка тәм-томнар сатып алдык», - дип билгеләде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Вольерда приматларга күңелсезләнергә туры килми, монда алар өчен асылма гамаклар да, агачлар да, канатлар да бар. Зоопарк хезмәткәрләре яңа күченеп килүчеләр белән көн саен аралаша, һәркайсы белән тренинглар үткәрәләр. Белгечләр Прагада һәм Берлинда тиешле укуларны алдан ук үттеләр. «Алар инде тәпиләрен бирә беләләр, колакларын, тешләрен күрсәтәләр, аларны рәсем ясарга өйрәтергә планлаштырабыз, сүз уңаеннан, шимпанзе - түгәрәкләр ясый белә торган бердәнбер хайван», - дип ассызыклады Казан зооботаника бакчасының экзотариум бүлеге мөдире Татьяна Ганибаева. Ул шулай ук мондый дәресләр приматлар өчен бик мөһим, бу аларны тәртипкә өйрәтә, дип өстәде. Шулай ук хайваннар үзләренең табигый инстинктларын югалтмасын өчен, аларга көн саен төрле биремнәр бирәләр. Мәсәлән, сироп яки бал салынган савытка таяк куялар. Хайван тәм-томны кыргый тирәлектәге кебек ашарга тиеш.

Яңа зоопаркта яшәүчеләр көненә 6-7 тапкыр туклана, аларның рационында - җиләк-җимеш, йогурт, эремчек, кәбестә, баклажан, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр бар. Бер ата шимпанзеның тәүлеклек нормасы - 7 кг азык. Моннан тыш, аларга аксымнар саны буенча балансланган махсус катнаш азык та каралган. Хайваннарның уртача авырлыгы 50-60 кг тәшкил итә. Татьяна Ганибаева сөйләгәнчә, кайбер хайваннар ризыкны сорап ала. Мәсәлән, Малик кулын селкеп, көлкеле тавышлар чыгара.

Шимпанзеның көне таңнан башлана, кояш баегач, 16.00 сәгатьтән соң йокларга яталар. «Алар бик акыллы, йоклар алдыннан йомычкалар әзерлиләр, үзләренә мендәрләр ясыйлар», - дип сөйләде Татьяна Ганибаева.

Зоопарк директоры сүзләренә караганда, 3-4 елдан ата шмпанзелар янына аналарын да күчерәчәкләр. Ә озакламый зоопаркка фламинго белән личи антилопасы киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта «Замбези елгасы» зоопаркында 40-тан артык хайван яши - сө сыеры, крокодил, гамадриллар, страуслар, Мисыр челәннәре, Бразза мартышкалары, сурикатлар һәм башкалар. Территориядә барлыгы 272 зат яши.

Барлык яңалыклар