Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2022, 11:50

«Черек күл» паркында Яңа ел төне: фильмнар күрсәтү, дискотека һәм Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы

Бәйрәм 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь). Яңа ел төнендә Казан халкы һәм кунаклары өчен «Черек күл» паркында бәйрәм программасы оештырылачак. Шугалакта чаралар 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

19:00 сәгатьтә паркта Яңа ел совет фильмнары күрсәтү башлана. Тамашачылар «Карнавальная ночь» һәм «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмнарын карый алачак.

23:00 сәгатьтә диджей-сет белән Malsi Music чыгыш ясаячак, ә инде 23:50 сәгатьтә традицион рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның яңа ел мөрәҗәгатен трансляцияләү башланачак.

Бәйрәм курантлар сукканнан соң да дәвам итәчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы, Monte Carlo кавер-төркеме чыгышы һәм Malsi Musicтан бәйрәм дискотекасы әзерләнгән, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Яңа елны «Казан» гаилә үзәге янында да каршылый алалар. Бу мәйданчыкта бәйрәм программасы 2:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк

Быел Казанда 19 җәмәгать киңлегендә 100 дән артык бушлай кышкы чара узачак. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Булачак вакыйгалар, чыршы базарлары, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы эшләтү мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.

Барлык яңалыклар

«Черек күл» паркында Яңа ел төне: фильмнар күрсәтү, дискотека һәм Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь). Яңа ел төнендә Казан халкы һәм кунаклары өчен «Черек күл» паркында бәйрәм программасы оештырылачак. Шугалакта чаралар 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

19:00 сәгатьтә паркта Яңа ел совет фильмнары күрсәтү башлана. Тамашачылар «Карнавальная ночь» һәм «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмнарын карый алачак.

23:00 сәгатьтә диджей-сет белән Malsi Music чыгыш ясаячак, ә инде 23:50 сәгатьтә традицион рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның яңа ел мөрәҗәгатен трансляцияләү башланачак.

Бәйрәм курантлар сукканнан соң да дәвам итәчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы, Monte Carlo кавер-төркеме чыгышы һәм Malsi Musicтан бәйрәм дискотекасы әзерләнгән, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Яңа елны «Казан» гаилә үзәге янында да каршылый алалар. Бу мәйданчыкта бәйрәм программасы 2:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.