В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7-нче гыйнварда шәһәр халкын һәм кунакларны студентлар коллективлары катнашында концерт көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм чаралары дәвам итә. Шәһәрнең үзәк чыршысында көн саен иҗат коллективлары, татар эстрадасы артистлары чыгыш ясый, конкурслар, шоу-программалар һәм балалар өчен интерактивлар үткәрелә.
Бүген Казан укучылары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Шүрәле катнашында Яңа ел концерты программасын тәкъдим итәчәк. Сәхнәдә вокал, хор, бию коллективлары чыгыш ясаячак, төрле телләрдә Яңа ел җырлары яңгыраячак.
Иртәгә, 7-нче гыйнварда, шәһәр халкын һәм кунакларны студентлар коллективлары катнашында концерт көтә. Барлык теләүчеләр дә интерактив программада катнаша һәм артистлар белән бергә яраткан заманча хитларны җырлый алачак.
Бәйрәм чаралары 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, «Казан» гаилә үзәге территориясендә таулары, боз скульптуралары һәм лабиринты булган боз шәһәрчеге урнашкан. Шәһәрлеләр өчен җылыну өчен махсус бүлмә бар, анда чәй эчәргә була. Касә янындагы бәйрәм мәйданчыгы 7-нче гыйнварга чаклы көн саен 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр кадәр эшли.