Яңа ел каникулларында Казан паркларына һәм скверларына 600 меңгә якын кеше килгән — бу узган елның шушы чорына караганда 100 меңгә күбрәк. Чыршы шәһәрчегендә кунаклар саны артуның бер сәбәбе — яңа мәйданчыклар ачылу. Чыршы шәһәрчекләре Art City ТКсында, Серов урамындагы бульварда, «Елмай» балалар паркында һәм башка урыннарда барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе
Азат Абзалов сөйләвенчә, яңа елны ачык һавада каршы алырга теләүчеләр өчен ике урын әзерләнгән: «Казан» Гаилә үзәге территориясе һәм «Черек күл» паркы. Бәйрәм төнен биредә 40 мең кеше һәм шәһәр кунаклары үткәргән.
«Без яңа театр елына басым ясадык. 1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр «Казан» Гаилә үзәге янында театр студияләре, шул исәптән «Апуш», «Оперение» чыгыш ясады, филармония артистлары актив кушылды», – дип уртаклашты Азат Абзалов. Татарстан башкаласына Санкт-Петербургтан VOKRUG берләшмәсе труппасы гастрольләр белән килде, актерлар галәм спектакле күрсәттеләр. Йомгаклау бәйрәм чарасы «Казан» Гаилә үзәге янында 13 гыйнварда узачак. Ул Иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланачак. Сәхнәдә Казан шәһәре филармониясе артистлары чыгыш ясаячак. Башлана 17:00 сәгатьтә.
Шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә Яңа ел каникулларында 200дән артык тамаша күрсәттеләр. «Чулпан», «Сәйдәш», «Московский» мәдәни үзәкләре, Ленин исемендәге мәдәният йорты, Тимер юлчылар мәдәният йорты, Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае иң җанлы чаралар үткәрү урыны булган.
«Казан Кремле» Музей-тыюлыгында каникул вакытында театральләштерелгән тамашалар, «Мураками» музыкаль төркеме концерты булды, ярминкә эшен дәвам итә. Бу көннәрдә Кремль территориясендә барлыгы 275 мең кеше булган, дип сөйләде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары
Юлия Әдһәмова.
Шулай ук каникул вакытында күчмә чаралар да үткәрелде. Мәсәлән, «Хобби бокс» мобиль яшүсмерләр клубы шәһәрнең биш бистәсендә булды. Уеннар, мастер-класслар һәм бәйгенамәләр белән күңел ачу программасына 300ләп бала килгән, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре министры
Ринат Садыйков.
Казанның паркларында һәм скверларында барлыгы 28 чыршы шәһәрчеге ачылды. Аларны акрынлап сүтү 15 гыйнварда башланачак, әмма яна ел яктыртулары әле сакланачак.