В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык чаралар да бушлай, катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Казансу ярында мәдәни һәм спорт вакыйгалары дәвам итә. Яңа ел каникулларында ТР башкаласында яшәүчеләр өчен волейбол буенча кышкы турнир, һава мендәрендә экскурсия һәм кар атыш буенча уеннар оештырыла. Барлык чаралар да бушлай, катнашу өчен теркәлергә кирәк.
4 нче гыйнварда Казансу яр буенда волейбол буенча кышкы турнир узачак. Җиңү һәм акчалата призлар өчен өч кешедән торган командалар көрәшәчәк. Турнир чемпионнары – 8 мең, көмеш призерлар – 5 мең, бронза призерлар 3 мең сум алачак. Турнир «Урам» экстрим-паркының волейбол мәйданчыгында узачак, ул 11:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү сылтама буенча ачык.
Бозланган Казансу буйлап һава мендәре белән суднода экскурсия 6 нчы гыйнварга планлаштырылган. Сәфәр вакытында катнашучыларга урыннарның экологик һәм тарихи үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Экскурсоводлар булып Антон Бортяков һәм Марк Шишкин чыгыш ясаячак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – «Түбән Заречье» пляжы, ориентир – Берьяклы Гривка урамы, 1в, к.1. Чарага теркәлү соңрак ачылачак.
Казанлылар кайтлар белән идарә итәргә 8 нче гыйнварда мастер-класста өйрәнә алачак. Катнашучылар тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә юл уңаена исә торган җилне Казан Кремленә караган яр буенда тотачак. Дәрес 11:00 сәгатьтә «Түбән Заречье» пляжында башланачак, ориентир – Берьяклы Гривка урамы, 1в, к.1. Катнашу – теркәлү буенча, форма соңрак ачылачак.
Казансуда Яңа ел чаралары сериясен кар атыш уены буенча турнир ябачак. Ул 21 нче гыйнварда «Урам» экстрим-паркы янында узачак. Ярышларда җанатарлар да күңел ача алачак – алар өчен фудкорт, музыка һәм активлык оештыралар, алар туңарга ирек бирмәячәк. Ярышлар 12:00 сәгатьтә башлана, теркәү турында Казансуны үстерү стратегиясе командасы үзенең Тelegram-каналында хәбәр итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, вакыйгалар программасы елга тирәсендәге территорияләрнең активлашуына, сәламәт яшәү рәвешенә һәм экологик агартуга ярдәм итә. Моңа кадәр Казансу яр буенда чаңгы экскурсиясе һәм хайкинг булды, шулай ук экочыршы ачылды.