Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2021, 15:01

Казанда Яңа ел хәйрия акцияләре: Республика балалар клиник хастаханәсе, хоспис пациентларына һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ничек ярдәм итәргә

Балалар гади әйберләр – курчаклар, конструкторлар һәм футбол туплары турында хыялланалар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Яңа ел алдыннан уздырылган хәйрия акцияләрендә һәр казанлы тылсымчы була ала. Оештыручылар авыр тормыш хәлендә калган, туберкулездан һәм башка җитди авырулардан дәваланучы, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән балаларга иганә ясарга яки бүләкләр сатып алырга тәкъдим итәләр.

«Кыш Бабайга хат» шәһәр акциясе

Кемнәргә ярдәм итәргә мөмкин: күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән булган балаларга; социаль куркыныч хәлдәге балаларга; сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, шулай ук 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге даими социаль учреждениеләрдә яшәгән балаларга. Моннан тыш, быел акция белән ятим балаларны, приютларда тәрбияләнүчеләрне, шулай ук хәйрия фондлары карамагындагыларны, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны колачлау планлаштырыла.

Акцияне уздыру вакыты: 15-28-нче декабрь

Балалар Кыш Бабайга Яңа елга нинди бүләк алырга теләүләре турында яздылар. Алга таба теләгән һәр кеше аларны алып, баланың хыялын тормышка ашыра алсын өчен хатлар алты яңа ел чыршысына эленәчәк. Төп чыршы Казан Башкарма комитеты бинасында урнашачак, калганнары – район администрацияләре биналарында, шулай ук «Ак Барс»ның үз бозында узган матчлары көннәрендә «Татнефть Арена» холлында.

Боз аренасы холлында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның – «Трамплин» хәйрия фонды карамагындагыларның открыткаларын, ә Казан Башкарма комитетында «Дуслык» үзәге тәрбияләнүчеләренең открыткаларын табарга мөмкин булачак.

Балалар теләкләрен үтәү өчен открытканы акциянең Instagram-аккаунтында онлайн да сайларга мөмкин булачак. Шунда ук Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең хатлары бастырылачак.

«Альпари» фондының «Кыш Бабайга хатлары»

Кемгә ярдәм итәргә була: мөмкинлекләре чикле балаларга, шулай ук опекага алынган, күп балалы гаиләләрдәге һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга.

Акцияне уздыру вакыты: 20-нче декабрьгә кадәр

Фонд карамагындагылар Кыш Бабайга Яңа елга нәрсә алырга теләвен әйтеп хатлар яздылар. Теләкләр арасында футбол тубы, бастырып чыгару һәм сканер функциясе булган принтер, батут, машиналар җыелмасы, Lego конструкторы, самокат, кышкы комбинезон һәм башка әйберләр бар. Хатларны укып, адресатны социаль челтәрләрдәге акция төркемендә сайларга мөмкин. Халык тылсымчылары бүләкне үзләре сатып ала һәм аны Калинин урамы, 48-нче йортның 107-нче офисына китерә ала.

Моннан тыш, шәһәр халкы фондка уенчыклар, китаплар, конструкторлар алып килә ала, алар Татарстан районнарында аз керемле гаиләләрдәге балаларга тапшырылачак.

Анжела Вавилова исемендәге Фондның «Кыш Бабай фабрикасы»

Кемгә ярдәм итәргә була: Казан хосписы һәм оешманың күчмә хезмәте пациентларына, шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе пациентларына.

Акцияне уздыру вакыты: декабрь

Балалар шулай ук теләкләр белән хат яздылар. Алар Кыш Бабайдан музыкаль уенчыклар, конструкторлар, курчаклар, машиналар, смартфоннар, планшетлар, акыллы колонкалар, чыбыксыз колакчынар һәм башка бүләкләр сорыйлар. Исемлек фонд сайтында бастырылган. Казан балаларының теләген үтәү өчен, Фонд адресына акча күчерергә яки бүләк сатып алып, аны шәхсән үзең Академик Королев урамы, 67 адресы буенча алып килергә кирәк.

КФҮдә хәйрия чыршылары

Кемгә ярдәм итәргә мөмкин: Казан хосписы пациентларына.

Акцияне уздыру вакыты: декабрь

Хоспис пациентларына ярдәм итүнең тагын бер ысулы «Минем документлар»ның 3 офисында: «Зареченский» (Чистай урамы, 5), «Советский» (Җиңү проспекты, 214) һәм «Приволжский» (Авангард урамы, 74) бар. Биредә балалар хатлары белән бизәлгән чыршылар тора, аларга балалар яңа елга алырга теләгән бүләкләрен язган. Конверт сайларга һәм консультантка хатның адресатын табуы турында хәбәр итәргә, ә аннан соң – элемтә өчен мәгълүмат калдырырга һәм күрсәтелгән вакытта бүләк җибәрергә кирәк.

Роналд Макдоналд йортының «Игелекле открыткалары»

Кемгә ярдәм итәргә була: Республика балалар клиник хастаханәсе пациентларына

Акцияне уздыру вакыты: декабрь

Казанлыларга тәбрикләмәләрне e-mailга җибәреп, дусларын Яңа ел белән котларга тәкъдим ителә. Кар бабай, чыршы, юлбарыс һәм кар белән капланган йортлар төшерелгән 16 карточканың берсен сайларга мөмкин. Җибәргән өчен акча ул фондка үз теләгең белән тапшырылган ярдәм акчасы булып тора. Шул ук вакытта Visa картасы белән түләү мөһим, ул чакта сумма оештыручылар тарафыннан икеләтә арттырылачак. Акция проект сайтында онлайн-форматта уздырыла.

«Казан православие иреклеләре» яшьләр хәрәкәтенең «Дарить радость – просто!» акциясе

Кемгә ярдәм итәргә мөмкин: Юдино бистәсендәге балалар туберкулез шифаханәсе пациентларына

Акцияне үткәрү вакыты: 2022 елның 14-нче гыйнварына кадәр

Балалар өстәл хоккеена һәм футболына, уен коралларына, уенчык очкычларга, алка белән кәшәкәләргә, радиоидарәле машиналарга, курчакларга, «Чәчтарашханә» уен җыелмаларына, курчаклар өчен караватка һәм башка уенчыкларга шат булачаклар. Шул ук вакытта диспансерда гигиена чаралары (мамык таякчыклар, салфеткалар һ.б.) кебек беренче кирәк-ярак предметларыннан, 3 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балалар өчен памперслар, колготкалар, сандаллар, итекләр, 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге кызлар өчен күлмәкләрдән дә (шул исәптән кулланышта булганнары) баш тартмаячаклар. Әйберләр «Азбука» яшьләр киңлегендә Япеев урамы, 2 адресы буенча кабул ителә. Нечкәлекләре – Татарстан митрополиясе сайтында.

Материалда «Альпари» фонды, Роналд Макдоналд йорты фотосурәтләре кулланылды.

Барлык яңалыклар