«Казанский паркинг 2.0» кушымтасы Google Play, App Store һәм RuStore кебек платформаларда бар. «Горпарковки»ны Google Play, App Store һәм AppGallery-да урнаштырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бу айда Казанда муниципаль түләүле парковкаларда урыннар саны 9955 тән 10867 гә кадәр артты.
Татарстан башкаласында «Казанский паркинг 2.0» яңа мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрделәр
Татарстан башкаласында «Казанский паркинг 2.0» дип аталган яңа мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрделәр. Муниципаль машина кую урыннарында түләү өчен хезмәтне сынау эксплуатациясе уңышлы узды.

Хәзер искергән кушымта тотрыклы эшләми, дип хәбәр итә шәһәрнең Транспорт комитеты. Шуңа күрә парковка урыны өчен түләгәндә уңайлылык һәм куркынычсызлык өчен кулланучыларга «Казанский паркинг 2.0» яки «Горпарковки» урнаштырырга киңәш итәләр.

«Казанский паркинг 2.0» кушымтасы Google Play, App Store һәм RuStore кебек платформаларда бар. «Горпарковки»ны Google Play, App Store һәм AppGallery-да урнаштырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бу айда Казанда муниципаль түләүле парковкаларда урыннар саны 9955 тән 10867 гә кадәр артты.

2024-11-16T09:02:18+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.