Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2024, 17:19

7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе поликлиникасына яңа диагностика җиһазлары кайткан

Техниканы «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча сатып алганнар

М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең поликлиникасына яңа диагностика җиһазлары кайткан. Аны «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча сатып алганнар.

1 нче поликлиникага колоноскопия һәм гастроскопия өчен эндоскопик стойкалар китергәннәр. Тагын өч оешма (1, 2, 3 номерлы поликлиникалар) алты ЭКГ аппараты белән җиһазландырганнар. Шулай ук оешмаларны УЗИ өчен дүрт аппарат белән җиһазландырганнар.

Заманча җиһазлар диагностиканы яхшыртырга һәм тикшеренүләрнең куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда Казанда 100 медицина оешмасына капиталь ремонт ясалды һәм яңа җиһазлар куелды, тагын дистәләгән объект төзелде. Быел шәһәрдә дүрт медицина оешмасы яңартыла, шул исәптән Гагарин урамындагы 16 нчы шәһәр хастаханәсен дә кертеп, анда хирургия һәм реанимация бүлекләрен ремонтлыйлар.

Барлык яңалыклар