В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Минем документлар» офислары килүчеләрне ял көннәрендә 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр кабул итүне дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нче октябрь, Зилә Гайфи). Татарстанда, килүчеләр саны күп булу сәбәпле, «Минем документлар» офисларының эш режимы озайтылды. Филиаллар халыкны ял көннәрендә дә, 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр кабул итәчәк. Моннан тыш, Казандагы Яңа Савин филиалы Чистай урамында яңа адрес буенча ачылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзер республиканың күпфункцияле үзәкләрендә ЕСИАда үзләренең хисап язмасын расларга теләүчеләрдән чиратлар күзәтелә, ул вакцина ясату яки коронавирус белән авырганлык турында QR-кодлар алу өчен кирәк. Якшәмбе көннәрендә Татарстанда «Минем документлар» офислары 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшли, алар бары тик югарыда күрсәтелгән хезмәтне генә күрсәтә. Шулай ук ЕСИАда исәп язуын раслау буенча хезмәт күрсәтү вакыты арттырылды. Казанда офислар хәзер аны, үзәкләрнең эш графигына бәйсез рәвештә, 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр күрсәтә. Төп эш графигы нигезендә башка хезмәтләр дә күрсәтелә.
Ленара Мозаффарова хәбәр иткәнчә, 4-нче, 6-нчы һәм 7-нче ноябрь көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр республиканың барлык күпфункцияле үзәкләре ЕСИАда исәпкә алу язмасын раслауда хезмәт күрсәтәчәк. 5-нче ноябрьдә хезмәтләрнең бөтен спектрын алырга мөмкин булачак, бүлекләрдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Моннан тыш, 1-нче ноябрьдән 15-нче декабрьгә кадәр Татарстан күпфункцияле үзәкләре ТР Дәүләт архивыннан белешмәләр һәм өземтәләр бирмәячәк.
Ленара Мозаффарова билгеләп үткәнчә, күпфункцияле үзәктә хезмәткәрләр туплау бара, аерым алганда, «Минем документлар» офислары җиңел һәм тиз өйрәтеп була торган студентларны кабул итәргә әзер. Шул ук вакытта күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре арасында, филиаллар челтәре директоры сүзләренчә, шулай ук коронавирус белән авыручылар күп, бу халыкка хезмәт күрсәтүнең тизлегенә йогынты ясамый кала алмый. Исегезгә төшерәбез, күпфункцияле үзәк барлыгы 262 хезмәт күрсәтә.
Брифингта шулай ук Казан шәһәре күпфункцияле үзәгенең Яңа Савинда урнашкан бүлеге (Ямашев проспекты, 82) күченү уңаеннан эшне туктатуы билгеле булды – 1-нче ноябрьдән ул яңа адрес буенча ачылачак: Чистай урамы, 5. Ленара Мозаффарова сүзләренчә, Казанда күпфункцияле үзәкнең Яңа Савин офисы халык арасында иң популяр, шул ук вакытта Ямашев проспектындагы бинада зал мәйданы – барлык шәһәр филиаллары арасында иң кечкенәсе. Яңа адрес буенча, Чистай урамында, күпфункцияле үзәк 1700 кв. метр мәйданлы бинада урнашачак, штатны ике тапкырга – 20-дән 50 кешегә кадәр киңәйтергә мөмкин булачак, моннан тыш, шәһәр халкы парковкадан файдалана алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 28-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәкнең Яңа Савин бүлегендә әзер документлар гына биреләчәк. Хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар кабул итү туктатыла. Документлар 30-нчы октябрьдән соң әзер булса, бирелгән гаризаларны офисның яңа адрес буенча алырга мөмкин булачак. Барлык сораулар буенча, шул исәптән яңа офиска кабул итүгә алдан язылу буенча мөрәҗәгать итүчеләр күпфункцияле үзәкнең бердәм белешмә хезмәте: +7(843)222-06-20 телефоны буенча шалтырата ала.