Урам шәһәрнең Совет районында формалаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Казанның Совет районының яңа урамында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Александр Моисеевич Коваль исеме биреләчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты. Урам "улица Александра Коваля – Александр Коваль урамы" дип аталачак.
Александр Моисеевич Коваль 92 ел яшәгән, ул Казанда 2005 елда җирләнгән.