«Московский» мәдәни үзәгендә 16 һәм 17 ноябрьдә «Тау фест» Гаилә китап фестивале узачак. Әдәби вакыйганың кунагы Россиянең атказанган артисткасы Нонна Гришаева булачак. Ул «Советы дочкам. Папиным и маминым» китабын тәкъдим итәчәк.
Фестиваль программасына 50 дән артык масштаблы чара – танылган балалар язучылары, яшүсмерләр өчен китаплар авторлары, рәссам-иллюстраторлар белән очрашулар кертелгән.
Катнашучыларны шулай ук яңа китаплар тәкъдир итү, мастер-класслар, лекцияләр, өстәл уеннары, мультфильмнар һәм нәфис фильмнар күрсәтү, әдәби сораунамәләр көтә. Китап ярминкәсендә илнең эре шәһәрләреннән 30 нәшрият булачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, фестивальне килүчеләр өчен 11:00 дән 20:00 гә кадәр ачачаклар. Икенче көнне — 11:00 дән 18:00 гә кадәр. Керү ирекле, кайбер чараларга теркәлү кирәк. Программа һәм тулырак мәгълүмат
сылтама буенча мөмкин.
Гаилә китап фестивален оештыручы — «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды. Үткәрүнең максаты — гаиләдә уку культурасын формалаштыру, балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын, танып белү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру аша укучыларның кызыксынуын арттыру.