Урамнарда кар төягечләр, катнаш юл машиналары, грейдерлар һәм үзбушаткычлар чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Төнлә Казан урамнарын чистарту эшләрендә 82 юл хезмәте эшчесе һәм 486 берәмлек махсус техника катнашачак, алар арасында – 51 катнаш юл машинасы, 42 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 14 кар төягеч, 55 щеткалы трактор, 22 грейдер, 62 фронталь төягеч, 14 “Барсик” минитөягеч, 209 үзбушаткыч һ.б. бар.
Юл хезмәтләре автомобильчыларга машиналарны юлларда озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
8 февральдән 9 февральгә каршы төндә кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: 25 октябрь, Айдаров, Алафузов, Әмәт, Батурин, Бауман, Беломорск, Бутлеров, Большая Красная, Гәрәева, Т.Гыйззәт, Кол Гали, Гвардия, Горький, Даурия, Деловая, Дзержинский, Достоевский, Дружба, Заслонов, Ипподром, Карбышев, Качалов, Короленко (Гагарин –Воровский һәм кире, Волгоград –Чуйков һәм кире), Ленинград, Лесгафт, Лечебная, Лукницкий, К.Маркс, Маяковский, Меридиан, Минск, Миславский, Мусин (Четаев – С.Хәким һәм кире), Нариманов, Нокса авышлыгы, Островский, Павлов, Аркылы Базар, Җиңү проспекты, Рабочая Молодежь, Седов, Таежная, Тельман, Тула, Карл Фукс, Фучик, Чапаев, Чистай, Шоссе, Шуртыгин, Энгельс, Ямашев урамнарыннан, шулай ук также Р.Зорге урамында “Олимп” урамы туктылышыннан һ.б. участоклардан.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.