В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
13 мартта көндез Казанда һава температурасы минус 5-7 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Татарстан һәм аның башкаласында киләсе төнне һава температурасының төшүе көтелә. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә шәһәрдә минус 17-19 градус булачак, уйсу җирләрдә – минус 25 градуска кадәр. Республикада терекөмеш баганалары минус 25-27 градус күрсәтәчәк.
Көндез 13 мартта Казанда һава температурасы минус 5-7 градус тәшкил итәчәк, республика буенча – минус 4-9 градус. Көньяк-көнбатыштан салмак җил, юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.