Төнлә республиканың аерым районнарында томан булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, төнлә республиканың аерым районнарында томан булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, Казанда төнлә һәм көндез секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр булачак.
Бүген төнлә республикада минус 2-7 градус булуы көтелә, көнчыгыш районнарда – 8-13 градус салкын. Казанда һава температурасы -4-6 градус булачак.
6-нчы март көндез Татарстан буенча -1 градустан +4 градуска кадәр булачак, Казанда -2-дән +4 градуска кадәр. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.