Шәһәр урамнарыннан 9,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Бүген урамнарны көндез 598 юл эшчесе һәм 407 берәмлек техника, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 73 трактор щеткасы, 120 үзбушаткыч, 94 фронталь төягеч һәм башка техника кардан чистарта.
Көн дәвамында Адоратский, Айдаров, Батурин, Волгоград, Гаврилов, Гудованцев, Декабристлар, Дементьев, Ершов, Копылов, Короленко, Кремль, Мусин, Сәйдәш, Татарстан, ТЭЦ, Чернышевский, Чистай, Чуйков, Яруллин һәм башка урамнардан кар чыгарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.