Көндез 28 февральдә һава температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык саклана.
Бүген төнлә терекөмеш баганалары минус 22-24 градуска кадәр төшәчәк, аяз вакытларда – минус 26 градуска кадәр. Төньяк-көнбатыштан салмак җил. Көндез 28 февральдә һава температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.