В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12 декабрьдә көндез урыны белән кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). 12 декабрьдә синоптиклар Казанда аязучан болытлы һава фаразлыйлар. Бүген төнлә һава температурасы минус 6-8 градус, аязганда 11 градус салкын булачак. Урыны белән аз гынә кар көтелә.
Көндез явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы минус 3-5 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем Татарстан буенча якындагы тәүлектә шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән томан булырга мөмкин, кар явачак. Юлларда бозлавык. Төнлә һава температурасы минус 5-10 градуска кадәр, аязган вакытта – минус 13 градуска кадәр, көндез – 2-7 градуска кадәр түбән, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.