ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Киләсе тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә республикада урыны белән бераз кар явачак, Казанда явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил.
28-нче гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанда минус15-20 градус, аязган вакытта – минус 21-26 градус салкын булачак. Республика башкаласында төнге сәгатьләрдә минус 16-18, аязган вакытта минус 21 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлана.
Көндез республика буенча минус 9-14 градус, көнчыгыш районнарда минус 19 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Казанда синоптиклар минус 12-14 градус салкын булачагын фаразлый. Юлларда бозлавык, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, бүген республика территориясендә кар, томан, урыны белән буран, көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.
Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиешләр. Куркыныч, бигрәк тә юлның каршы ягына чыгу белән бәйле маневрлардан тыелып торырга чакыралар. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны куркынычсызлык каешларын эләктергән халәттә йөртергә кирәк. Балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр балалар өчен аларның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус утыргычлар кулланып, йөртергә кирәк. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә арткы утыргычта йөрткәндә дә тоткарлый торган җайланма кулланырга киңәш итә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Җәяүлеләр юл аша бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юлны чыгар алдыннан, һичшиксез, тукталырга, барлык транспорт чараларының туктаганлыгына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Юл аркылы бала белән чыкканда, һичшиксез, аны кулыннан тотарга кирәк. Яктырткычларны кайтаручы элементлар булган предметларны һәм кием-салымнарны куллануга аерым игътибар бирергә һәм бу предметларның транспорт чараларын йөртүчеләргә күренүен тәэмин итәргә кирәк. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап кала алуын истә тотарга кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, ризык, җитәрлек ягулык запасы алырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта ярдәм сорап дәүләт автоинспекциясенә +7(843)533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.