В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыештыру берничә этапта үтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Төнлә Казан урамнарын чистарту эшләрендә 72 юл хезмәте эшчесе һәм 404 берәмлек махсус техника катнашачак, алар арасында – 48 катнаш юл машинасы, 38 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 9 кар төягеч, 45 щеткалы трактор, 12 грейдер, 49 фронталь төягеч, 12 “Барсик” минитөягеч, 177 үзбушаткыч һ.б. бар.
Юл хезмәтләре автомобильчыларга машиналарны юлларда озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
14 февральдән 15 февральгә каршы төндә кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: 2-нче Юго-Западная, Әбҗәлилов, Айдаров, Вишневский, Восстание, Габишев, М.Гафури, Губкин, Декабристлар, Дубравная, Завойский, Зинин, Г.Камал, Карбышев, Курск, Мамадыш тракты, Машинатөзүчеләр, Минск, Мәскәү, Оренбург тракты, Осиново, Павлов, Песочная, Петербург, Пионер, Уң як Болак, Җиңү проспекты, С.Садыкова, Ташаяк, Товарищеская, Х.Туфан, С.Хәким, Университет, Челюскин, Чернышевский, Чуйков, Ямашев урамнарында, Вознесенское, Зур һәм Кече Дәрвишләр бистәләрендә һ.б. урыннарда.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.