Бүген көндез юлларны җыештыруга 622 юл эшчесе һәм 362 берәмлек техника чыкты.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Узган төндә шәһәр урамнарыннан 10 мең 950 тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 76 тонна реагент һәм 109 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылды. Барлыгы 73 юл эшчесе һәм 433 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартуга 622 юл эшчесе һәм 362 берәмлек махсус техника, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 72 трактор щеткасы, 107 үзбушаткыч, 68 фронталь төягеч һәм башкалар чыкты.
Көн дәвамында кар чыгару Аракчино шоссесы, Батыршин, Гафури, Гвардия, Губкин, Девятаев, Ибраһимов, Ипподром, Качалов, Нокса авышлыгы, Сәетгалиев, Серов, Челюскин, Чехов, Чуйков һәм башка урамнардан чыгарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.