Юл хезмәтләре халыктан автомобильләрне юл читендә калдырмауларын сорый.
Фото: Автор Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 23-нче гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуга 70 юл эшчесе һәм 443 берәмлек махсус техника, шул исәптән 87 катнаш юл машинасы, 58 трактор щеткасы, 187 үзбушаткыч, 59 фронталь төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителәчәк.
Карны Әбҗәлилов, Фатыйх Әмирхан, Батурин, Волков, Восстание, Галактионов, Кол Гали, Гвардия, Девятаев, Декабристлар, Рихард Зорге, Камал, Катанов тыкрыгы, Короленко, Гадел Кутуй, Сул як Болак, Мәскәү, Нокса авышлыгы, Островский, Петербург, Песочная, Уң як Болак, Революцион, Родина, Сара Садыйкова, Театр, Фучик, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Чернышевский, Шмидт, шулай ук 4-нче транспорт дамбасы, Ибраһимов проспекты, Себер тракты һәм башка участоклардан чыгару планлаштырыла.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.