В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре халыктан автомобильләрне юл читендә калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 26-нчы гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 71 юл эшчесе һәм 395 берәмлек махсус техника, шул исәптән 81 катнаш юл машинасы, 57 трактор щеткасы, 170 самосвал, 44 фронталь төягеч һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Кар чыгару түбәндәге урамнардан планлаштырылган: 2 нче Тура, Айдинов, Бауман, Большая, Бертуган Касыймовлар, Гагарин, Таҗи Гыйззәт, Гоголь, Горький, Дзержинский, Зинин, Рихард Зорге, Ипподром, Камай, Карбышев, Мәүлүтев, Мөштәри, Нариманов, Островский, Париж Коммунасы, Петербург, Пушкин, Сыртланова, Тельман, Шмидт һәм башка участоклар.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.