В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылардан үз автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 367 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 78 катнаш юл машинасы, 66 трактор щеткасы, 125 үзбушаткыч, 59 фронталь төягеч, 14 «Барсик» минитөягече һәм башкалар.
Кар 2 нче Азино, Әбҗәлилов, Агрономия, Адоратский, Әмирхан, Астрономия, Бакалея, Баруди, Батурин, Бауман, Белинский, Бигичев, Боевая, Большая Красная, Витер, Вишневский, Восстание, Гагарин, Глушко, Горький, Даурия, Девятаев, Декабристлар, Дзержинский, Достаевский, Еники, Ершов, Жуков, Журналистлар, Кариев, Комсомол, Копылов, Королев, Кол Гали, Латыш Укчылары, Лена, Маркс, Маяковский, Миңнуллин, Миславский, Мусин, Ново-Песочная, Островский, Париж Коммунасы, Петербург, Побежимов, Подлужный, Профсоюз, Сахаров, Четаев, Чуйков, Япеев, Яруллин урамнарыннан, Ибраһимов, Җиңү һәм Ямашев проспектларыннан, Нокса авышлыгыннан, Созидательләр юлыннан, Ярминкә һәм Совет мәйданнарыннан, Иске Горки бистәсеннән һ.б. чыгарылачак.
Кайбер участокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә була.