Көндез Татарстан башкаласында һава температурасы 22-24 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). 23-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм яшен көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил, яшен вакытында тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 16-18 градус, көндез-22-24 градус җылы булачак.
Татарстанда шулай ук урыны белән яңгыр һәм яшен көтелә, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил, яшен вакытында тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +14-тән +19 градуска кадәр, көндез +22-дән +27 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.