Казанда көндез һава +13 градуска кадәр җылыначак, урыны белән яңгыр явуы ихтимал.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 9 нчы сентябрь). Иртәгә, 10 нчы сентябрьдә, Казанда салкын, болытлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнлә Казанда аязучан болытлы булачак, урыны белән яңгыр явачак. Һава температурасы +4 тән +6 градуска кадәр, түбән урыннарда +2 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта төнлә һәм иртән Татарстан буенча һава һәм туфракта урыны белән -1 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.
Көндез ТР башкаласында шулай ук аязучан болытлы, урыны белән яңгыр явачак. Һава +13 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.