В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция 21 нче майда 18:30 дан 23:00 гә кадәр узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). 21 нче майда Казан Кремленең күргәзмәләр залларында «Музейлар төне» акциясе узачак. Бу көнне шәһәр халкы һәм кунаклары бүләкләр уйнатуда, мастер-классларда һәм квестларда катнаша, фәнни тамаша карый, интеллектуаль уеннар уйный алачак.
Шулай итеп, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Төн кун-укы» дип аталган музей китапханәсенә барырга һәм «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә «Җанланган геройлар» театральләштерелгән программасын күрергә мөмкин булачак. Шулай ук 12 нче майда «Эрмитаж»да «XIX–XXI гасыр Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачыла.
Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазинның Terra Bular күргәзмәсе уза. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлана.
Пушечный двор музеенда В.П.Алабин исемендәге Самара өлкәсе тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларыннан «Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихыннан» дигән күргәзмә ачылды. Ул кул ату коралының фитильдән автоматикага кадәр үсеш юлын чагылдыра. Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакова шамаилләре» күргәзмәсе традицион шамаил сәнгате белән шөгыльләнүче ике останың иҗаты белән таныштыра.
«Музейлар төне» акциясе 18:30 дан 23:00 гә кадәр узачак. Чарага керү – билетлар буенча, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. Чараларның тулы программасы рәсми сайтта урнаштырылган.