В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның мәдәни учреждениеләре 21 нче майга бай чаралар программасы әзерләгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). 21 нче майда Казанда «Музейлар төне» акциясе узачак. Мәдәният учреждениеләре чараларның бай программасын – иммерсив экскурсиядән алып төнге чәй эчүгә кадәр әзерләде. Бу елда акциянең темасы «Точка отсчета» дип атала.
Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында шәһәр халкы һәм кунаклары бүләкләр уйнатуда, мастер-классларда һәм квестларда катнаша, фәнни тамаша карый, интеллектуаль уеннар уйный алачак. Әйтик, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе «Җанланган геройлар» театральләштерелгән программасы белән үрелеп барачак, ә Пушечный двор музеенда «Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихыннан» дигән күргәзмә буенча «Детальләрдә сәнгать» квесты узачак. Чараларның тулы программасын сылтама буенча карарга була, керү – билетлар буенча.
Акциягә Ш.Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее да кушылачак. Килүчеләр татар әдәбиятының төрле чорлары белән танышачак. Алар өчен гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класслар, татар һәм рус телләрендә өстәл уеннары һәм ачык микрофон форматында шигырьләр декламациясе әзерләнгән. Моннан тыш, кунаклар иммерсив экскурсия кысаларында Татар китабы йортының аулак урыннары буйлап уза алачаклар. Чаралар 17.00 сәгатьтә башлана, музейга керү билет буенча (экскурсиядә катнашкан өчен аерым түләнә). Тулырак программа белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Горький һәм Шаляпин музеенда да «Музейлар төне» узачак. Беренче чара 17:00 сәгатьтә башлана. Кичә дәвамында килүчеләр классик музыка тыңлаячак, әдәби-музыкаль театрның чыгышларын күрәчәкләр, «ЛабУч» шигъри лабораториясе белән танышачаклар һәм «ачык микрофон» форматында үз шигырьләрен укый алачаклар. Моннан тыш, музейда лекцияләр булачак һәм рәссам-импрессионистка Рина Бланк вернисажы ачылачак. Тулырак мәгълүмат – учреждение сайтында. 21 нче май көнне музейга керү ирекле.
Боротынский музеенда төнге чәй эчүдә һәм экскурсия-квизда катнашырга мөмкин булачак. Музейга керү ирекле, ә чарага +7(843)236-13-22 телефоны буенча алдан язылу кирәк. Музейда акция 18:00 сәгатьтә башлана, тулы программа сайтта урнаштырылган.
Мәдәни программаны ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее да әзерләгән. Чаралар аның барлык филиалларында узачак, бердәм билетлар буенча кереп булачак. Әйтик, Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында килүчеләр шоппер ясый, модалы фотография тарихы турында лекция тыңлый, фонд-саклагычта була һәм сәнгатькә багышланган арт-квизда катнаша ала. Афишаны сылтама буенча карарга була.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында казанлылар өчен кино белгече Лилия Гыйльметдинова белән дәрес, «Зверушкины истории» балалар спектакле, «Части целого» заманча бию лабораториясе һәм «Мунча» иҗат коллабораториясенең перформанслары әзерләнгән. Чаралар 13:00 сәгатьтә башлана, тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында казанлылар үз шәһәрләрендә ничек турист булып булганын белә һәм Иван Гончаровның «Обломов» һәм Николай Гогольның «Үле җаннар» әсәрләреннән өзекләр тыңлый ала. Чаралар исемлеге сайтта урнаштырылган.
Акциягә «БИЗОN» заманча сәнгать галереясында бушлай кушылырга мөмкин булачак. Кунаклар өчен паблик-ток, экскурсия, мастер-класслар, бук-кроссинг һәм галереяга еллык абонемент уйнату әзерләнгән. Акция 12:00 сәгатьтә башлана. Чараларның вакыты һәм вакыйгаларга теркәлү – сылтама буенча.