В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 1 нче апрельгә кадәр кабул ителә
Фото: Марат Мөгыйнов
Профильле сменалар проектлары сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның сәламәт яшьтәшләре белән социаль интеграциясен, шулай ук аларга ата-аналарсыз (законлы вәкилләрсез) һәм туганнарсыз өйдән тыш тәҗрибә бирүне күз алдында тотып эшләнергә тиеш.
Шул ук вакытта 7-18 яшьлек балалар яңа кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе алырга һәм көндәлек тормышта үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен ныгытырга тиеш. Профильле сменада балаларның шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше, шулай ук потенциаль мөмкинлекләрен һәм яшерен ресурсларын ачу өчен шартлар тудыру зарур.
«Программаларны сайлап алганда аларның кадрлар белән һәм матди-техник яктан тәэмин ителешенә, авторлык алымнарына, яшьләр арасында актуальлегенә, социаль нәтиҗәлелегенә һәм Татарстанда яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренә туры килә торган эчтәлеге булуга зур игътибар биреләчәк», – дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.
Проектларны яклаганнан соң, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар аларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алачак. Конкурска нәтиҗәләр 22 нче апрельдә ясалачак һәм оештыручы сайтында бастырылачак.
Конкурс «Менталь сәламәтлек» республика проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Конкурс турында тулырак мәгълүматны «Лето» республика үзәге сайтында яки +7(843)207-28-72 телефон номеры буенча белергә мөмкин.