Казан спортчысы Никита Шлейхер һәм 2012 елгы Олимпиаданың көмеш призеры Евгений Кузнецов БРИКС Уеннарында трамплиннан суга синхрон сикерү буенча чемпионнар булды. Хөкемдарлар сикерүчеләргә 446,34 балл куйдылар.
Казанның физик культура һәм спорт идарәсендә хәбәр итүенчә, тагын бер алтын медальне Никита Шлейхер өч метрлы трамплиннан суга сикерү ярышларында яулады. Алты омтылышта, венесуэль спортчысы Хесус Гонсалесны узып, Казан сикерүчесе 529,80 балл җыйды.
Кичә Никита Шлейхер суга сикерү буенча ярышларның көмеш призеры булды. Алты сикерү суммасында спортчы 518,50 балл җыйды.