Республика командасы составына «Снежный барс» спорт мәктәбе шәкертләре керде
Казан спортчылары Татарстан җыелма командасы составында атказанган спорт мастеры Р.П.Сметанина призларына чаңгы ярышлары буенча 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында көмеш медаль яулады. Ярышлар 28 марттан 2 апрельгә кадәр Сыктывкарда узды. Стартка Россиянең 38 төбәгеннән 500 спортчы чыкты.
Республика җыелма командасы эстафетаны 5 км аралыкта 58:17.5 нәтиҗәсе белән узды. Дүрт кешедән торган команда составына спортчылар Никита Фирсов, Тимур Шакирҗанов, шулай ук «Снежный барс» спорт мәктәбе шәкертләре Кирилл Андреев һәм Азим Фәйзетдинов керде.
Чаңгычыларны Татьяна Коробова һәм Анатолий Кулагин әзерләде, дип хәбәр иттеләр Казанның физик культура һәм спорт комитетында.