Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2020, 09:30

«Бернинди автобус да инвалид яши торган подъезд янына килмәячәк»: Казанда социаль такси ничек эшли

Татарстан башкаласында хәйрия фондлары ярдәмендә халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә ярдәм итә торган хезмәтләр эшли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Алена Мирошниченко). Мобильлек - хәзерге заман кешесенең өстенлекләреннән берсе. Уку, эш, спорт, күңел ачу – күбесе шәһәр буйлап йөрүдә кыенлыклар кичерми. Тик сәламәтлек үзенчәлекләре аркасында «А» ноктасыннан «Б» ноктасына барып җитү бик кыен булган кешеләр дә бар. Бу - халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре, тумыштан килгән яки аерым сәбәпләр аркасында алынган төрле авырулары булган балалар һәм өлкәннәр. Кайбер шәһәрләрдә мондый кешеләрне шәһәр инфраструктурасы белән тәэмин итү өчен социаль такси хезмәтләре эшли. Казан - искәрмә түгел, Татарстан башкаласында инде берничә ел хәйрия фондлары ярдәме белән шундый проект гамәлгә ашырыла. Казанда социаль такси хезмәтенең ничек эшләве турында – KZN.RU порталы материалында.

«Россиянең бер генә шәһәрендә дә Казанда булган микъдарда социаль такси юк»

2012 елда беренчеләрдән булып социаль такси сервисын «Забота» («Кайгырту», ТР инвалид балалар әти-әниләренең төбәк иҗтимагый оешмасы) башлап җибәрде. «Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыруга карамастан, әгәр инвалидны подъезд яныннан алып китәргә кирәк булса, бернинди автобус та подъезд янына килмәячәк, автобус йөртүче баскычтан төшергә, колясканы җыярга, һәм башкаларда ярдәм итмәячәк. Ә гади таксига заказ бирү зур чыгымнар таләп итә. Мондый гаиләләрдә, кагыйдә буларак, барлык акча инвалидны тернәкләндерүгә һәм карап тотуга сарыф ителә, артык акча булмый», – дип сөйләде «Кайгырту» Президенты Надежда Титова.

Бүген төбәк иҗтимагый оешмасы 4-7 кешелек өч автомобиль белән эшли. Инвалидларны күтәрткечләр һәм башка махсус техник чаралар белән җиһазландырылмаган гади автомобильләр ташый. Шуңа күрә машина йөртүчеләр пассажирларны подъезддан подъездга кадәр китереп кенә калмыйча, утырту һәм төшерүдә дә булышалар, кирәк булган очракта учреждение ишекләренә кадәр озата баралар.

Җәмилә Заһидуллина беренче тапкыр социаль такси хезмәтеннән бу ел башында, беренче сыйныфта укучы кызы реабилитация үзәгенә йөри башлагач, файдаланган. Җиңү проспектындагы мәктәптән Павлюхин урамындагы үзәккә өч автобуска күчеп утырып барырга туры килде - ана өчен дә, бала өчен дә бу сынау җиңелләрдән түгел.

Бер елдан соң, 2013 елда, «Социаль такси" проектын «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды башлап җибәрде. 8 кешегә кадәр сыйдырышлылыгы булган микроавтобус махсус пандус, беркеткечләр һәм инвалид коляскаларда хәрәкәт итүче пассажирлар өчен уңайлыкны тәэмин итүче башка кирәкле техник чаралар белән җиһазландырылган.

«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды директоры урынбасары Татьяна Гордина сөйләвенчә, инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр, ә быелдан күп балалы гаиләләр дә социаль такси хезмәте алуга өстенлекле хокуктан файдалана. «Коляскадагы инвалидларның шәһәр буйлап хәрәкәт итүдә гаять зур кыенлыклар кичерүен барыбыз да аңлыйбыз. Өчтән артык бала тәрбияләүче гаиләләрнең дә, кагыйдә буларак, шәхси микроавтобусы юк. Казандагы кебек соцтаксилар саны, гомумән, Россиянең бер генә шәһәрендә дә юк», - дип ассызыклады ул.

«Минем гади таксига заказ бирергә мөмкинлегем юк»

«Хәзер мин бала карау буенча ялда торам, шуңа күрә минем гадәти таксига заказ бирү мөмкинлегем юк, әмма реабилитация үзәгенә еш йөрергә кирәк», – дип сөйләде үсеш үзенчәлекләре булган бала анасы Татьяна Чернова, социаль такси турында ул узган ел белгән.

Социаль такси хезмәтләре бушлай яки фиксацияләнгән бәядән күрсәтелә. Әйтик, «Кайгыртучанлык» барлык муниципаль һәм шәхси тернәкләндерү үзәкләре белән диярлек хезмәттәшлек килешүе төзегән, социаль такси өчен түләүне алар үз өстенә ала. Шәхси чыгулардан тыш үзәкләштерелгән, мәсәлән, мәдәни-массакүләм чаралар да оештырыла. «Кайгыртучанлык» президенты Надежда Титова әйтүенчә, мондый очракларда йөрү бәясе 100 сум тәшкил итә. Әйтик, театр студиясенә репетициягә бару өчен гомуми чыгу оештырыла. Диспетчер юл планын шул рәвешле төзи ки, барырга теләүчеләр максималь санда колачлана. Сәфәрләргә гаризалар бер яки берничә көн алдан, телефон аша кабул ителә: +7(843) 240-76-88 9.00-дән 18.00-гә кадәр.

«Игелекле эшләр көне» фондында социаль таксида пассажирлар йөртү бушлай гамәлгә ашырыла, проект гражданнарның һәм оешмаларның хәйрия акчалары хисабына финанслана. Таксига телефон аша заказ бирергә мөмкин: +7(965)609-86-09 (гаризалар планлаштырылган сәфәргә 3-4 көн кала алдан кабул ителә).

Шулай ук Казанның аз мобильле кешеләренә UNIT такси хезмәте проекты кысаларында «Интегра - Тур» махсуслаштырылган туристлык компаниясе дә ярдәм итә. Җиһазландырылган автомобильдә 7 утыру урыны һәм өч инвалид коляскасы өчен урын бар. Сәфәр заказын сайтта калдырырга мөмкин.

«Шәһәрдә мондый автомобильләр саны күпме генә булмасын, алар барыбер җитми»

Социаль такси хезмәте популяр. Әйтик, «Кайгыртучанлык» автомобильләре узган ел меңнән артык сәфәр үтәгән. Бер автомобиль өчен көнгә максималь сәфәр саны - 12, әмма бу планлаштырылган маршрутларның ераклыгына һәм пассажирның кайтуын көтү вакытына бәйле, дип билгеләп үтте оешма җитәкчесе. «Быел без пассажирларны, ким дигәндә, 1,5 мең тапкыр алып баруны планлаштырабыз», – дип сөйләде Надежда Титова.

«Игелекле эшләр көне» фондының социаль такси хезмәте бер көн эчендә уртача биш заявка буенча хезмәт күрсәтә. Быел фонд автопаркны киңәйтергә һәм тагын бер машина сатып алырга планлаштыра. «Социаль таксига ихтыяҗ зур, әмма шәһәрдә мондый автомобильләр күпме генә булмасын, алар барыбер җитми», – дип уртаклашты хәйрия фонды директоры урынбасары.

«Без даими рәвештә балалар белән шөгыльләнергә, аларны үстерергә, социальләштерергә тиеш, шуңа күрә безгә күп йөрергә туры килә. Ә мондый такси - яхшы ярдәм, шәхсән миңа бу бик булыша, - диде Җәмилә Заһидуллина. - Бу юнәлешне безнең шәһәрдә һичшиксез үстерергә, автопаркны киңәйтергә, һәм, әлбәттә, бу хакта күбрәк сөйләргә кирәк, чөнки бу хезмәткә мохтаҗлар күп, әмма барысы да аның турында белми».

Материал фотолары геройларының шәхси архивларыннан алынды.

Барлык яңалыклар