Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2025, 09:44

Запас частьләр дә, акча да юк: машина хуҗасын мошенниклар алдаган

Зыян күрүче алдакчы картасына 35 мең сум күчергән

Казанда яшәүче 35 яшьлек кеше социаль челтәрләр аша үз автомобиле өчен запас частьләр сатып алырга карар кылган һәм аферачылар капканына эләккән, дип хәбәр иттеләр Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бер төркемдә ят кеше үзен кызыксындырган товарга сылтама ясаган. Зыян күрүче бәяне сораган һәм ялган сатучының картасына 35 мең сумнан артык күчергән. Шуннан соң тегесе элемтәгә чыгудан туктаган.

Казанлы үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм гариза белән «Промышленный» полиция бүлегенең дежур өлешенә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре кирәкле оператив-эзләү чаралары үткәрә. РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә, банк карталарыгыз турында мәгълүмат бирмәскә һәм билгесез хисапларга акча күчермәскә кирәк. Тикшерелмәгән чыганаклардан шикле сылтамалар буенча күчәргә ярамый, дип искә төшерә хокук саклаучылар.
Барлык яңалыклар