В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре факт буенча тикшерү уздыра һәм китерелгән зыян күләмен билгели.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанда узган төндә Декабристлар урамындагы «Фестиваль» җәяүлеләр бульварында билгесез кешеләр өч фонарь һәм чүп савытын ваткан. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре белән берлектә килеп чыккан факт буенча тикшерү уздыралар һәм китерелгән зыян күләмен билгелиләр. Тәртип бозучыларны бульварда урнаштырылган видеокүзәтү камераларындагы язма ярдәмендә ачыклау планлаштырыла.
Дирекциядә билгеләп үтүләренчә, бу урам фонарьлары вандализм объектлары булган беренче очрак түгел: мондый хәл шушы ук урынында узган елның апрелендә дә булган. Ул вакытта 13 фонарь ватылган. Полиция җинаятьчене вакыйга урынында тоткарлаган. Мәскәү районы буенча 1-нче суд участогының җәмәгать судьясы хокук бозучыга 120 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән һәм яшь кеше 293 мең сум күләмендә матди зыянны капларга тиеш дигән карар чыгарган.
Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны төзекләндерү объектларына сак карарга һәм иҗтимагый киңлекләрдәге чисталыкны сакларга чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, Декабристлар урамындагы яңартылган «Фестиваль» бульвары Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ачылды. Ял итү зонасы «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән алып Касәгә кадәр территориядә урнашкан.