Юа торган чаралар белән Казан, Волгоград, Смоленск, Керчь, Севастополь һәм Мәскәүдәге (Үзәк административ округ) монументлар һәм истәлекле урыннарны юачаклар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Нәфис Косметикс герой шәһәрләргә һәйкәлләрне юып чистарту өчен чаралар тапшырды. Юа торган чараларны Волгоград, Смоленск, Керчь, Севастополь һәм Мәскәүгә (Үзәк административ округ) илткәннәр. Шулай ук ярдәм предприятие үзе урнашкан Хезмәт батырлыгы шәһәре – Казанга да җибәрелгән. Гомумән алганда, 516 литр универсаль чара-концентрат һәм махсуслаштырылган спрей тапшырылган.
Юу чараларының рецептурасы Нәфис Косметиксның үз лабораториясе тарафыннан эшләнгән. Аларның беренчесе – универсаль чара-концентрат –гранит, бетон һәм башка таш материаллардан, тутыкмый торган корычтан һәм башкалардан ясалган объектларны юарга яраклы. Эшли торган эремә өслекнең төренә, пычрануның төренә һәм дәрәҗәсенә карап әзерләнә. Икенче чара – махсуслаштырылган спрей – катлаулы пычрануларны бетерүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Нәфис Косметикс матбугат хезмәте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышы елларында Нәфис Косметикс хәрби һәм гражданлык билгеләнешендәге продукция, аерым алганда, номерлы заводлар өчен глицерин, шәмнәр, сабын һ.б. җитештерүне тәэмин иткән. Комбинат чимал, энергия ресурслары, җиһазлар, транспорт, ә иң мөһиме – кешеләр кытлыгы шартларында эшләгән. Эшчеләрнең хезмәт батырлыгы дистәләгән хөкүмәт бүләкләре һәм медальләре белән билгеләнде. 2022 елда Казан химия комбинатына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945» мактаулы исеме бирелде .