Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.03.2019, 09:25

Хатын-кыз эше түгел бу: искиткеч геройлар һәм аларның «ир-ат» эшләре турында

KZN.RU искиткеч көчле, әмма шул ук вакытта стереотипларны сындыра алган һәм «хатын-кызныкы булмаган» һөнәрләрдә уңышка ирешкән нәфис затлар тарихын туплады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март, Алинә Бережная). Җинаятьчеләрне тоталар, гомерләрне саклап калалар һәм хәрби техника ясыйлар. Гүзәл, назлы, сөйкемле хатын-кызлар инде күптәннән өй учагын саклаучы гына булудан туктады. 8-нче мартка KZN.RU искиткеч көчле, әмма шул ук вакытта стереотипларны сындыра алган һәм «хатын-кызныкы булмаган» һөнәрләрдә уңышка ирешкән нәфис затлар тарихын туплады.

64 яшьлек Татьяна Николаевна Воскресенская – Казан вертолет заводы электромонтеры

Татьяна Воскресенская теләсә кайсы ир-ат электромонтерны хезмәте белән узып китә ала. 44 ел элек ул, инженер-төзелеш институтының яшь студенты булган чакта, җиңел төстәге кызлар күлмәген махсус формага алыштырып, Казан вертолет заводына эшкә килә. Электрикага балачактан тартылуы турында сөйли – әтисе белән абыйсының розеткаларны оста төзәтүләре, чыбыкларны караулары һәм өйдәге теләсә нинди мәсьәләне тиз арада хәл итүләрен искә төшерә. Татьяна Воскресенская – гади электромонтер гына түгел, ә гаилә традицияләрен дәвам итүче шәхес тә. Аның гаилә әгъзаларының Казан вертолет заводында эшләү чорының гомуми хезмәт стажы 141 елны тәшкил итә. «Балачакта әти мине заводта барган демонстрацияләргә еш ала иде. Шундый күңелле иде, әлегә кадәр бу көннәр хәтердә саклана. Әмма заводта эшләү – көн саен алып барыла торган авыр хезмәт. Әти, минем электр белән эшләргә теләгемне белгәч, үзенең катгый рәвештә каршы булуын җиткерде. Бу эш бик куркыныч, хатын-кызлар өчен түгел дип тә әйткән идем», - дип искә ала Татьяна Воскресенская.

Кеше гомере өчен 40 В электр көчәнеше куркыныч, Татьяна Воскресенская исә көн саен 6 мең В булган җиһазлар белән эшли. «Әти миңа электр белән игътибарлы булырга кирәклеген сеңдерде, чөнки эшемдә бик зур игътибарлылык сорала, бөтен җитештерү процессы да миннән тора бит. Электр булмаса – заводта эш туктаячак», - дип сөйли Татьяна Николаевна. Көч һәм үлчәү трансформаторлары, төрле төрдәге югары вольтлы сүндергечләр, өзгечләр, йөкләнеш сүндергечләре, югары вольтлы саклагычлар, бушандыргычлар – хатын-кызның әлеге катлаулы терминологияне истә генә калдырмыйча, эштә дә электр приборларын да отса куллана алуын күз алдына китерүе кыен. Эш станогы янында Татьяна Воскресенская көненә 12 сәгатен үткәрә, әмма шундый күп эш булуына һәм эшенә тулысынча бирелүенә карамастан, һәрвакытта да хатын-кыз булып кала. Татьяна Воскресенскаяның көн тәртибендә – бассейн, йога, пилатес, тренажерлар, ә җәй көне активист күп вакытын яраткан ире белән табигатьтә үткәрә, аның белән бергә 43 ел яшиләр һәм ул үстергәннәр. «Ирем барысына да өлгерүемә һәрвакыт гаҗәпләнә, ә мин бары тик тормышны яратам һәм хәрәкәттә булырга телим», – дип уртаклаша үзенең сере белән Татьяна Николаевна.

Татьяна Воскресенская катлаулы эш башкарудан тыш, спорт белән шөгыльләнә һәм актив яшәү рәвеше алып бара, теләчә кайсы вакытта да иң сөйкемле һәм җәлеп итәрлек була алуын ышанычлы рәвештә даими дәлилли. Теләсә кайсы тукымадан Татьяна Николаевна кабатланмас киемнәр тегә ала. «Барысын да кул белән эшләргә яратам, элек, вакыт күбрәк булганда, шундый матур күлмәкләр тегә идем, ә ирем карый да: «Таня, мин сине шундый үзенчәлекле булганга яраттым да бит инде», – әйтә иде, дип сөйли Татьяна Воскресенская.

30 яшьлек Екатерина Блохина – «Метроэлектротранс» МУП троллейбус йөртүчесе

Нәзакәтле һәм мөлаем Екатерина бер үк дәрәҗәдә троллейбус белән дә җитез идарә итә, дүрт бала үстерә һәм кирәк булганда юлдагы намуссыз машина йөртүчеләргә дә каршылык күрсәтә ала. «Мин хәрәкәтне яратам, шуңа да руль артына утырдым, гаиләбездә берәү дә машина йөртә белми», – дип сөйли Екатерина һәм җәмәгать транспорты йөртүчесе өчен тирә-яктагы вакыйгалар түгел, пассажирларны билгеләнгән урынга исән-имин китереп җиткерү мөһим булуын ассызыклый.

Екатерина балачактан ук руль артына утырырга хыялланса да, хыялын 3 ел элек, декрет ялында гына, тормышка ашырган. «Ирем ахыргача трамвай йөртүчесенә укырга киттем дип уйлады, транспортның бу төре күпкә куркынычсызрак бит. Троллейбус руле артына утырачагымны имтихан алдыннан гына әйттем. Ул гаҗәпләнде, борчыла башлады, әмма миңа ышанды», – дип искә ала Екатерина.

Өч ел эчендә юлда төрле хәлләр булды, ди героинябыз. Еш кына намуссыз, юл бирмәүче яки синең юлыңны кисүче тупас автомобиль йөртүчеләр белән очрашырга туры килә һәм, әлбәттә инде, зур троллейбус руле артында яшь нәфис зат утыруына игътибар итәләр. «Башта барысы да кызык иде, эмоциональ якын килә идем һәм адекват булмаган пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә үпкәли идем, әмма соңыннан зәһәрлекләргә күз йома башладым. Хәзер мин үз эшемне җаваплы итеп башкарам», - дип аңлатты Екатерина Блохина.

Героинябызның эш җәдвәле бик киеренке. Яраткан ире аны бар башлангычларында да хуплый, гаиләдә дүрт бала тәрбиялиләр. «Ирем алтын, мин эштә вакытта балаларны да тәрбияли, миңа беркайчан үпкә белдерми, аның ярдәмен тоеп яшим. Ял көннәрендә гаиләм белән ял итәм, без вакытны саф һавада үткәрергә яратабыз», – ди Екатерина.

Максатчан автолединың планнарында тагын бер транспорт төрен үзләштерү, ул «В» категориясе хокукын алырга һәм җиңел автомобиль йөртүче булырга тели.

32 яшьлек Анна Игнатенко – ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару хезмәте коткаручысы-кинологы

Анна кебек кыз белән куркыныч түгел: ул һәрвакыт беренче ярдәмгә килә. Әмма 12 ел элек Аннаның этләргә карата мәхәббәтенең булачак һөнәренә йогынты ясаячагы турында беркем дә уйлап карамый. Кыз университетка кереп геолог булырга тели, имтиханнарга әзерлек вакытында коткаручы булып эшкә урнаша. Хезмәттәшләре, Аннаның этләргә булган мәхәббәте турында белеп, аңа дүрт аяклы дус бүләк иткәннәр. Шулай итеп, кыз эт белән вакытын өйдә генә уздырмый башлый, яңа дустын эшкә дә ала, биредә ул аны кинологлар белән бергә төп командаларга өйрәтә. Тиздән Анна югары уку йортына керү ниятен үзгәртә һәм, кулдашы итеп дүрт аяклы дустын сайлап, коткаручы булып эшләргә карар кыла. «Мин үз тормышымны хайваннарсыз күз алдына да китерә алмыйм – иң тугрылыклы һәм акыллы җан ияләре бит алар, без этләребез белән ялда да, өйдә дә, эштә дә гел бергә. Бу бит гаилә әгъзалары», - дип сөйли Анна Игнатенко. Коткаручының ике йонлач дусты – 12 яшьлек Марк һәм 3 яшьлек Трюфель лабрадор-ретриверлары бар.

Менә инде 12 ел Анна «һәрвакыт әзер» режимында яши»: кул астында алмашка киемнәрдән торган биштәр, йокы янчыгы, альпинист кирәк-яраклары һәм, әлбәттә, эт өчен ризык. «Теләсә кайсы вакытта чакыртырга мөмкиннәр, шуңа да уяулыкны югалтмыйм һәм һәрвакыт эшкә әзермен», – дип аңлата Анна һәм җиләк-гөмбә сезонында, «тыныч ау» яратучылар урманда югалган вакытта аеруча да эшләрнең күп булуын искәртеп куя.

Сәфәрләр арасында мәңге хәтергә сеңеп кала торганнары да бар. Шул рәвешле, Анна үзенең беренче эш сәфәрен искә ала. «Бу төзелеш булды, төзелеш эшләре вакытында ир канауга егылып төшкән һәм аны балчык күмгән иде. Кызганычка каршы, аны коткарып кала алмадык. Ул вакытта мин беренче тапкыр үлем белән очраштым. Әйе, авыр булды, әмма тормыш дәвам итә, һәм без могҗиза тудыручылар түгелбез, шуңа күрә хәзер югалтуларны җиңелрәк кичерәм», – дип сөйли Анна. Алар арасында «Адмирал» сәүдә үзәгендәге зур янгын, 2013 елдагы очкыч һәлакәте һ.б. дистәләгән очраклар бар иде.

Коткаручы – эш кенә түгел, яшәү рәвеше, ди Анна һәм, бер тапкыр командировкадан кайтканда, трассада җиңел машинаның йөк машинасы астына эләгүен күреп алганын искә төшерә. «Ашыгыч ярдәм килгәнче, беренче ярдәм күрсәттем – тугым салдым, зыян күргән кешенең гомерен саклап калырга тырыштым. Ул вакытта үлүчеләр булмаган. Кемнеңдер гомерен саклап кала алуыңны белү – зур бәхет», - ди Анна.

Героиня сүзләренчә, авыр шартларга карамастан, эштән туймый ул. Ул күңелле, тормышны ярата торган булган һәм шулай булып кала да, гаиләсе һәм дүрт аяклы дуслары белән вакытны үткәрергә ярата. «Гаиләмне бик тә яратам, төнлә үземне яраткан ирем һәм искиткеч кызым Арина каршы ала. Бөтен тискәре хис-кичерешләрне эштә калдырырга тырышам, ә өйдә рухи көч җыям», – ди Анна.

47 яшьлек Зөлфия Гыйниятова – Казан аэропортының таможня посты җитәкчесе урынбасары

Көчле, үз-үзенә нык ышанган җитәкче һәм кайгыртучан әни һәм әби. Зөлфия Гыйниятова нәкъ шундыйлардан. Безнең героинябыз 17 ел Казан аэропорты таможнясында эшли. Шушы вакыт эчендә Зөлфия Гыйниятова гади дәүләт таможнясы инспекторыннан алып җитәкче вазыйфасына кадәр карьера үсеше баскычларын узган. Бик көчле булу җиңел түгел, әмма балачакта ук күп эшләргә өйрәндем. «Һәрвакыт күп эшләдем. «Әгәр нәрсәгә дә булса ирешергә теләсәң, күп көч куярга кирәк», - дип әнисенең өйрәткәнен искә ала Зөлфия Гыйниятова.

Безнең героиня – хезмәт сөючәнлеге һәм үҗәтлеге белән хатын-кыз була торып хәрби өлкәдә карьера уңышларына ирешә алуга мисал. «Ир-ат һәм хатын-кыз һөнәрләре булмый, яраткан эш һәм шөгыль бар, иң мөһиме – теләк һәм төгәл билгеләнгән максат булуы, мин бәхетле, чөнки үз эшемне ярата торган профессионал буларак формалаша алдым», - ди Зөлфия Гыйниятова.

Күп эшли, әмма гаиләсе турында да онытмый. Героинябыз кыз тәрбияләгән, хәзер исә бөтен мәхәббәтен оныгына бирә, бөтен вакытын аның белән уздыра. «Балалар – иң зур бәхет, үз гаиләмне бик яратам. Минем искиткеч кызым, иң гүзәл оныгым бар. Гаилә белән үткәрелгән вакыт көч өсти, тагы да югарырак үрләр яуларга этәргеч бирә», - дип уртаклаша уңыш серләре белән Зөлфия Гыйниятова.

53 яшьлек Фирдәүс Наил кызы Сәйфуллина – «Элекон заводы» акционерлык җәмгыяте металл коючысы

Фирдәүс Тайфуллина кулындагы кайнар металл пластилин кебек төрле кирәкле формага керә ала. 30 ел элек ул металл коючы һөнәрен сайлый һәм «Элекон» заводына эшкә килә. Фирдәүс Наил кызы үз куллары белән көн саен Россиянең хәрби техникасы өчен детальләрне эретә. Үз эшенә хатын-кызларча, аерым фәлсәфә белән якын килә. «Без металлның төгәл нинди техника өчен эретелеп ясалуын белмибез. Кечкенә генә деталь булырга мөмкин, әмма аның ракета яисә су асты көймәсенең бер өлеше булу мөмкинлеге турында уйлыйсың да шунда ук үз эшең белән горурлана башлыйсың», – дип фикер йөртә Фирдәүс Тайфуллина.

Героиняның эше мөһим, әмма зарарлы – цехта эссе, ә кайбер металллар токсинлы пар чыгаралар. Металл коючы көнен 10 сәгатькә кадәр аягөсте үткәрә, шул ук вакытта игътибарны читкә юнәлтергә ярамый – цехта эш туктамый, металл гел коелып тора.

Әмма Фирдәүс Наил кызы үз эшен шулкадәр ярата ки, хәтта эш вакытында кыенлыклар турында да, арыганлыгы хакында да оныта. «Миңа эретелгән металл һәм гомумән җитештерү процессы ошый. Файдалы эш башкарам, һәм бу - иң мөһиме», – ди хатын-кыз.

Гадәттә металл коючы булып ир-атлар эшли, шуңа да героинябыз цехында нибары 3 хатын-кыз гына бар. Әмма ышанычлы ирләр җилкәсе һәрвакытта үзен сиздерә. Фирдәүс Наил кызы сүзләренә караганда, ир-атлар беркайчан да ярдәм күрсәтүдән баш тартмыйлар – авыр детальләрне дә эшләп куялар, мораль яктан да ярдәм итәләр.

Героинябыз үзен бай әби дип атый – аның 4 яраткан оныгыбар. «Балалар – бәхет ул. Оныклар белән үткәргән һәр минут кадерле. Алар белән йөрергә, үзләренә бүләкләр алырга яратам, һәр хатын-кыз башта әни булырга, аннары әби булырга хыяллана. Мин бәхетле, кулымда дүрт оныгымны тотып карадым», – дип уртаклашты Фирдәүс Тайфуллина.

30 яшьлек Элина Гарипова – ТР Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе патруль-пост хезмәте полкы хезмәткәре

Элина Гарипованың хезмәт стажы – 7 ел. Шушы вакыт эчендә ул тикшерүче дә, патруль-пост хезмәтендә дә эшләргә өлгергән. Һәрвакытта да полиция хезмәткәре булырга теләгәнен яшерми ул. «Мин кешеләргә ярдәм итәргә яратам, үз җаваплылыгымны тоям, эшеңнең җәмгыять өчен файдалы булуын аңлау сөендерә", – дип сөйли Элина Гарипова.

Эштә романтиклар аз. Тавыш-гаугалар, талау, пычаклы сугыш – Элина өчен гадәти эш көне. Хәтта бүген дә, бәйрәм көнендә, Элина тәртип сагында. «Һәлакәт очракларының 90%-ында адекват булмаган гражданнар белән очрашырга туры килә, көн саен күңелгә ятышсыз кешеләр белән күрешәм, әмма бу минем эшем», – ди Элина Гарипова.

Хезмәт иткән елларында безнең героинябыз 30-дан артык җинаятьчене тоткарлаган. Бер тапкыр тормыш өчен куркыныч булган очракка да эләккәнен искә төшерә. Шулай итеп, 2017 елда Борисково поселогында талау булып сигнал килде. Җинаять булган урынга Элина килә. «Мин ул вакытта тикшерүче булып эшли идем, кайтсам - 8 кораллы ир тора, әгәр патруль-пост хезмәте экипажы булмаса, мине үтерерләр идем. Хезмәттәшләрем гомеремне саклап калды», – дип искә ала Элина Гарипова.

Элина үз эшен шулкадәр ярата ки, хәтта улы туганнан соң декрет ялыннан да 2 елдан эшкә чыккан. Эшсез бер көн дә яши алмыйм, ди. Элинага гаиләсе бөтен яктан да ярдәм итә, яраткан ире хатынының куркыныч эшкә булган һәвәслеген дә бүлешә, чөнки үзе дә полиция хезмәткәре булып эшли. «Без 9-нчы май парадында кизү тору вакытында таныштык, эш кавыштырды безне. Мәхәббәт башланды, һәм без өйләнештек. Без тулысынча үзара аңлашабыз, шуңа күрә минем эшемне алыштыру мәсьәләсе беркайчан да куелмады», - ди Элина.

Барлык яңалыклар